Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районы авыллары көннән-көн кызыклырак һәм уңайлырак була бара

Бу шулай ук территорияләрне үзгәртү өчен үз акчаларын кызганмаучы халыкның казанышы.

Татарстанда үзара салым программасы эшли. Монда арифметика бик гади. Халык 1 сум кертә, ә республика аларга тагын 4 сум өсти. Бу акчаларны авыл ихтыяҗларына юнәлдерәләр.

Күпчелек кешеләр бу программаны хуплыйлар, чөнки ул, чыннан да, мөһим проблемаларны хәл итүдә ярдәм итә. Авыл халкы үз акчаларын кызганмый. Алар моны үз файдаларына эшләүләрен яхшы аңлыйлар. Татар Казысы авыл җирлегендә яшәүчеләр баштан ук  бу программадан файдалана. Ел саен алар 500әр сум җыялар. Шуның аркасында 6 ел эчендә шактый эшләр башкарылган.

- Суүткәргеч корылмасын ясадык, урам яктырткычларын реконструкцияләдек, авылның барлык урамнарында да юлга таш җәйдек, су башнясы территориясен төзекләндердек, янгын машинасы алдык, аннан соң гараж төзедек, - дип сөйли җирлек башлыгы Фаяз Кәримуллин. - Быел яңа зират булдыру өстендә эшлибез, чөнки гамәлдәгесендә урын калмады диярлек. Участок инде билгеләнгән. Үзара салым акчасына бу территорияне койма белән әйләндереп алырга телибез. Үзара салым программасында 348 кеше катнаша ала, шуларның 174е акча бирде инде. Җирле халык бик инициативалы һәм бердәм. Җирлектә яхшы һәм уңайлы булсын өчен бөтен көчләрен куялар, - дип билгеләп үтә Фаяз Габдулла улы.

Бу мәсьәләдә Күн авыл җирлегендә яшәүчеләр дә бердәм, анда да үзара салым программасында катнашу өчен акча җыю бара.

- Хәзерге вакытта халыкның 30 проценты 500әр сум акчаны тапшырды. Безнең өчен бу программа яңалык түгел. Шуның аркасында безнең җирлек елдан-ел уңай якка үзгәрә. 2021  елга конкрет эшләр планлаштырылган. Күн авылында Колхозная урамындагы юлга таш җәяргә һәм территорияне төзекләндерергә телибез. Кызыл Яшьләрдә чишмәгә су белән тәэмин итү челтәрләре салу күздә тотыла. Әлбәдендә  - Озерная  урамында юлларны ремонтлау көтелә, - дип сөйләде җирлек башлыгы Рифкат Баһауов.

Республика программасы үзенең нәтиҗәлелеген раслады инде. Әмма, монда хәлиткеч рольне халык уйный. Ул үзенең яшәү шартларын яхшыртырга теләгән кешеләр өчен билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса