Питрәч районы балалар китапханәсенә 70 яшь тулды
Аның башлангычы узган гасырның илленче елларына барып тоташа.
Питрәчтә балалар үзәк китапханәсенең туган көненә багышланган зур бәйрәм чарасы узды
Ул район китапханәсе каршында оешкан. Шул вакыттан бирле яшь китап укучыларны сөендерә, - дип билгеләп үтте үзәк китапханә директоры Земфира Әхмәтшина.
Күпләр китапханәче эше бер төрле дип уйлый. Әмма китаплар бирү һәм кабул итү - ул аның эшенең аз өлеше генә. Район китапханәләрнең 32 клуб формированиесенә 537 бала йөри, иҗат итә.
Бәйрәм көнендә фойеда кунакларга аларның күргәзмәсен, ә кайберәүләр үзләренең иҗади эшчәнлеген тәкъдим иттеләр. Мәсәлән, Керәшен Сәрдәсе китапханәсендә балаларны чәч өчен резинкалар һәм глиттер фоамирасыннан заколкалар ясарга, ә Пановкада – кадак һәм җепләр белән матур сурәтләр ясарга өйрәтәләр.
Күргәзмәдән соң зур концерт программасы булды, анда китапханәнең барлыкка килү һәм үсеш тарихы тәкъдим ителде. Тармак ветераннары һәм хәзерге хезмәткәрләр, шулай ук талантлы балалар бүләкләр белән билгеләп үтелде. Ә китапханәче Разия Галиевага (34 ел хезмәт стажы бар) район башлыгы Илһам Кашапов имзасы белән Мактау грамотасы тапшырылды.
Эшем мине иҗади булуы белән җәлеп итә. Әлбәттә, элек бу аеруча сизелә иде. Компьютерлар, интернет булмады. Без барысын да үзебез уйлап таба идек һәм сценарийлар яздык. Хәзер барысы да автоматлаштырылган, отчетлар күп. Әмма без иҗат турында онытмаска тырышабыз. Атнага ике тапкыр яшь китап укучыларыбыз белән җыелабыз, алар белән танып-белү һәм күңел ачу чаралары уздырабыз, - дип сөйләде Разия Хәбибулла кызы.
Ул хәзерге вакытта балаларның элеккегегә караганда китап укуга битарафрак булуларын билгеләп үтте. Бигрәк тә классик жанрга. Әмма, аның каравы, фантастика һәм ужастик жанрдагы әсәрләрне яратып укыйлар. Балалар китапханәсенә йөрүче 14 яшькә кадәр булган балалар саны 2750 кеше тәшкил итә.
Ә китапханә фондында хәзерге вакытта 20 мең китап бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia