Питрәч районы Чыты авылында тракторга гараж төзиләр
Фундамент инде әзер, тиздән стеналарны күтәрә башлаячаклар.
Чыты авылында үзара салым программасы буенча техника өчен гараж төзиләр. Әлегә нигез салынган, ул "җылы идән" белән җиһазландырылган, отмосткалар ясаганнар. Килә стеналар өчен кирпеч блоклар алып кайтканнар, аларны 2 атна эчендә күтәрергә планлаштыралар. Эшкә шушы көннәрдә керешәчәкләр.
Ә гаражда торачак авыл тракторын грант программасы буенча сатып алганнар. Ул вакытта җирлеккә 1,5 миллион сум бирелгән. Техника ярдәмендә кышын юлларны кардан чистарталар, җәен аны авыл хуҗалыгы эшләре өчен кулланалар. Моның өчен өстәмә җиһазлар - арба, чапкыч, төягеч бар.
Быел республика ярдәме белән Чытыда 750 мең сум, Иске Йорт авылында 450 мең сум акча җыйганнар. Соңгысында бу акчага зират территориясендә кирәк-яраклар саклый торган йорт төзелгән, шулай ук авыл урамнарының берсендә 300 метр юлга бут ташы җәеләчәк.
Үзара салым программасы эшли башлаганнан бирле безнең авыл җирлегендә күп эш башкарылды. Юллар, су башнясы ремонтланды, яктырткычлар куелды, авария хәлендәге агачлар киселде, - дип санап китте җирлек башлыгы Самат Фәйзрахманов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа