Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Питрәч районы халкын тревога сигналлары уятырга мөмкин

    Питрәч районында 2 октябрьдә гражданнар оборонасы буенча штаб өйрәнүләре үтәчәк.

    Бу көнне питрәчлеләр Гражданнар оборонасы сигналларын ишетергә мөмкин. Алар барлыгы бишәү: «Барыгызга да игътибар!», «Һава тревогасы», «Һава тревогасы тәмам», «Радиацион куркыныч», «Химик тревога». 2 октябрьдә алар өйрәнүләр барышында яңгырарга мөмкин, шуңа күрә борчылмагыз.
    Шулай да һәркем бу сигналларны ишеткән очракта нәрсә эшләргә кирәклеген белергә тиеш.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: