Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районы Әлбәден авылында Брест крепостен азат итү күренешен тәкъдим иттеләр

Аны йөзләгән тамашачы күзәтте.

«Әлбәден» «Хәрби уеннары» фестиваленең беренче көне кысаларында Әлбәден авылында 1 сәгать дәвамында "Брест крепосте. 1944 ел. Кайту" реконструкциясе тәкъдим ителде. Анда немец һәм совет хәрби техникасын җәлеп итеп Россиянең төрле төбәкләреннән килгән реконструкторлар катнашты. 

Йөзләгән тамашачы бу күренештән онытылмас хис-кичерешләр алды. 

Оештыручы Наилә Таҗиева билгеләп үткәнчә, фестиваль балаларны һәм яшьләрне патриотик тәрбияләүгә юнәлдерелгән. 

Исегезгә төшерәбез, әлеге чара якташыбыз Петр Гаврилов истәлегенә багышлана. Ул - Брест крепосте сакчысы һәм Советлар Союзы Герое. Фестиваль ике көн дәвамында - 18 һәм 19 июньдә уза. Иртәгә, якшәмбе көнне ике реконструкциядә Бөек Ватан сугышының беренче көннәрен күрсәтәчәкләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X