Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Питрәч районы Олы Бутырка авылының тарихы турында сөйлибез

    Ул бүгенге заман үлчәмнәре буенча кечкенә булса да, аның киләчәге өметле.

    1920 елга кадәр ул Казан губернасы Лаеш өязе Черемыш волостена керә. 1920 елдан - Лаеш, 1924 елдан - Татарстан АССРның Арча кантоны составына кертелә. 1930 елның 10 августыннан Питрәч районына карый.

    Архив мәгълүматлары буенча, Олы Бутыркага 18 гасырда ук нигез салына. Район үзәгеннән 13 километр ераклыкта Үшнә елгасы буенда урнашкан бу авыл, чыннан да, зур түгел. Бүгенге көндә биредә 224 кеше яши. 78 йорт биләмәсе бар, 65ендә җирле халык яши. Аның үткәнен өйрәнеп, кызыклы тенденция күзәтелүе ачыкланды. Авыл беркайчан да кешесез булмаган. Тарихи мәгълүматлар буенча, 1859 елда биредә 318 кеше, совет чорында, мәсәлән 1970 елда 226 кеше яшәгән. 1989 елгы халык санын алу буенча - 194 кеше (руслар - 76 процент, татарлар - 21 процент). Монда авылның юл өстендә урнашуы да тәэсир итми калмагандыр, күрәсең. Авылның йөзе шактый үзгәрде.

    Совет чорында биредә «Коммунизмга юл» колхозы була. Терлекчелек һәм үсемлекчелек белән шөгыльләнгәннәр. Аннары аны Надеждинодагы хуҗалык белән берләштергәннәр.


    Бутырка (борынгы) - зур торак пункттан кыр яки урман белән аерып алынган кечкенә генә авыл. Революциягә кадәрге чыганакларда Каинсар-Бутырка исеме астында билгеле. Авыл халкы игенчелек, терлек үрчетү белән шөгыльләнгәннәр. 20 гасыр башында авылда чиркәү-приход мәктәбе, су тегермәннәре, 2 вак лавка эшләгән. Бу чорда авыл общинасына җир кишәрлеге 943 дисәтинә (1 дисәтинә – 1,09 гектар) тәшкил иткән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: