Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районы Салкын Чишмә авылы тарихы белән таныштырабыз

Тарихи истәлекләр

“Безнең авыл 1928-30 елларда колхозлашу чорында барлыкка килә” – дип яза 1936 елның 16 маенда (фактта 21.03.1936) Татарстан АССРның Питрәч районы Ленино-Кокушкино авыл җирлегенә кергән (1970 елга хәтле Апакай дип аталган) Салкын Чишмә авылында колхозчылар гаиләсендә туган Рәфкать Исмәгыйль улы Ибраһимов. Яңа төзелә башлаган авылга күбесенчә Арча районының Шәләнгер дип аталган авылыннан күпләп күчеп киләләр. Рәфкать Ибраһимовның әти-әнисе дә (Исмәгыйль һәм Хәҗәрбикә) Шәләнгердән.
Бу Шәләнгер 30 еллар башында ук юкка чыккан, өстенә үлән үскән, чөнки бу авыл тирәсендә урман да, зур сулыклар да юк. Авыл халкы хәтта хайваннарга да кое суы эчерткән. Биектау районының Коркачык, Ямаширмә, Урмат, Әйше авылларыннан да күчүчеләр булып, 60 йортлы Яңа Чишмә авылы барлыкка килгән. Аның тирә ягында урманнар, Үшнә елгасы,тәмле сулы чишмәләр бар. Казанга 38 чакырым, авыл ягыннан Казан-Теләче, Саба-Мамадыш юллары уза.
Салкын Чишмәдә оештырылган колхозга “Яңа көч” исеме бирелә. Беренче рәисе – Җиңһанша (Җиһаншамы?) исемле кеше. Сугыш алдыннан иген уңа. Колхозчылар эшләгәненә хезмәт көне язалар. Бер хезмәт көненә 200 грамм, иген уңса, 500 грамм арыш, бодай һәм башкалар бирәләр. Сугыш алдыннан 8әр кг икмәк бүләләр. Мондый хәл безнең Пимәрдә дә була. Арбаларга кызыл флаглар беркетеп, өй саен игенне таратып йөриләр.
1944 елда Рәфкать укырга керә. Мәктәп – гади авыл йорты. Ике сменага бүленеп, читтән килгән Мәрьям һәм Нәсимә апалары укыта.
Сугыштан соң авылның элеккеге укытучысы Гыйльмулла Миңнуллин кайта. Иң беренче фотога төшерүче дә Г.Миңнуллин була.
“Без укыганда мәктәпне җылытып, җыештыручы булып әниебез Хәҗәрбикә эшләде,” – дип яза Р.Ибраһимов “Кыерсытылган балачак истәлеге”ндә.
1949 елда Салкын Чишмәдәге мәктәп бинасын сүтеп, Апакай мәктәбенә кушып, җидееллык мәктәп ачалар. Р.Ибраһимов 5 нче сыйныфта укый башлый. 5 нче сыйныфта аларны ике генә укытучы укыта. Мәктәп директоры Максимов Семен Иванович (Керәшен Сәрдәсеннән). Ул рус теле һәм әдәбиятын һәм математика укыта. Калган фәннәрне Саҗидә Хәмит кызы алып бара. Бераздан аның ире рәсем һәм физкультура укыта башлый. 6 нчы сыйныфта беренче чиректә белгеч укытучы булмау сәбәпле, математика укытылмый. Ниһаять, Ютазы егете Рузалин Нури улы килә һәм математика дәресләре үткәрелә башлый. Гаврил Васильевич белән Анна Александровна Осиповалар яраткан укытучылары була. 1952 елда Салкын Чишмәдә беренчеләрдән булып, 7 еллык белемле укытучылар була алар.
Ул елларда Апакайда җидееллык мәктәп ачарга күп көч куючы кеше – Советлар Союзы Герое Галимҗан Камалиев. Бу вакытта Питрәчтә урта белем бирә торган рус мәктәбе, татар урта мәктәбе – Шәледә.
Р.Ибраһимовның сеңлесе Фисия Шәле мәктәбендә укып, финанс-икътисад институтын тәмамлый, җаваплы урыннарда эшли.
Рәфкать абый укучыны үзенең тормыш юлы белән дә таныштыра. 1955-58 елларда Эстониянең Тарту шәһәрендә авиациядә хезмәт итә. Армиядән соң Донбасс шахталарында забойщик булып, бераз акча туплагач, Казанда шәхси йорт сатып ала. Павлюхин урамындагы механика заводында эшли. Аннары шоферлыкка укып, мелиорация системасында пенсиягә чыкканчы шофер булып хезмәт куя.
Әлеге материалны Р.Х.Сальмушев, Ә.Л.Шәрипова, Р.И.Ибраһимовлар әзерләгән “Сугыш чоры балалары” китабы буенча әзерләдем.
Мин 1954-1965 елларда Салкын Чишмә авылы аша туган авылым Пимәргә кайтып йөрдем. Салкын Чишмәнең әнә нинди данлы тарихы бар икән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса