Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районы Шәле авылында Халыкара «Җәлил укулары» үтте

Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасы Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары белән берлектә Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесе игълан иткән иде.

Әлеге чараны уздыруның максатлары булып Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, М.Җәлилнен ижади мирасын популярлаштыру, бөек шагыйрьнең иҗатына кызыксынуны арттыру, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү, яшь талантларны ачыклау, аларга сәләтләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләр тудыру тора.
Әлеге чарада Шәле авылының "Тургай" балалар бакчасы да теләп катнашты. 14 ноябрь көнне балалар бакчасында Халыкара “Җәлил укулары” дип исемләнгән шигырь бәйгесе оештырылды. Анда 3-6 яшьләрдәге 21 бала катнашты.
Әлеге шигырь бәйгесе башланганчы балалар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган фильм карады. Балалар барысы да шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләргә әзерләгәннәр.
Шулай да жюри иң осталарын гына сайлап алырга тырышты. Җиңүчеләр алга таба ярышның икенче турында катнашачак. Анысын Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары үткәрә.
Балаларга алдагы турда да уңышлар теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X