Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районы татарлары сөйләш үзенчәлекләре

Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты өлкән фәнни хезмәткәре Әлфия Булатова яза.

Питрәч ягы – Татарстанның борынгы тарихлы төбәкләреннән берсе. Гадәттә, әлеге район турында сүз барганда, аны рус ягы, руслар күп яшәүче төбәк итеп кабул итәләр. Әлбәттә, Казан шәһәренә якынлыгы, районда урнашкан торак пунктларның көннән-көн үсүе, яңа торак комплекслар төзелүе, зур оешмаларның сафка басуы районның күпмилләтлегенә йогынты ясамый калмыйдыр. Шулай да Питрәчне татарлар күп яшәүче районнар рәтенә кертергә мөмкин: 1989 елгы җанисәп саннарына караганда, районда 57% якын татар яши, 30 га якын татар авылы бар.  
Әлеге язмабызда без Питрәч районында яшәүче татарларның җирле сөйләш үзенчәлекләренә тукталып китәсебез килә.  
Питрәч районында яшәүче татарларның сөйләше җирле үзенчәлекләре белән урта диалектның казан арты сөйләшләре төркеменә керә. Питрәч районында керәшеннәр, ягъни христиан динендәге татарлар да бар. Керәшен авылларының сөйләше шулай ук урта диалектның казан арты сөйләшенә карый, әдәби телдән аермалар әллә ни күп түгел. 
Фонетик яктан Питрәчтә яшәүче татарларның авазлар ясалышы һәм составы әдәби телдән аерылмый. Шулай да кайбер үзенчәлекләр күзәтелә.  Мәсәлән, сузыкларда [а] авазына иренләшү хас: cугышта җаºраºлану. Әдәби [э] урынына [и] авазы тәңгәллеге күренешләре хас: инә – энә. Кайбер сүзләрдә әдәби [и] авазына [ә] сузыгы тәңгәл килә: бәк – бик, әнәй – әни. Киресенчә, әдәби телдәге [ә] урынына [и] авазы кулланырга да мөмкин: пирәмәч – пәрәмәч. Билгеле бер төркем сүзләрдә [о] ~ [у], [ө] ~ [ү], [у] ~ [ы] авазларының тәңгәллеге дә күзәтелә: аннан суң – аннан соң, үмә – өмә, былды – булды. Кайбер сүзләрдә киң әйтелешле [а] авазы әдәби [у] сузыгына тәңгәл килә: алабата – алабута. Әдәби [ы] aвазы урынына [и] сузыгы әйтелә: сиер – сыер. Шулай ук районда яшәүче татарларда әдәби телдәге [ч] авазына [с] авазы тәңгәл килүен күзәтеп була: күмәс – күмәч, ас – ач, кескенә – кечкенә; [ч] ~ [ш] тәңгәллеге очраклары күзәтелә: шишмә – чишмә, шыршы – чыршы, һәм, киресенчә, кайбер сүзләрдә [т] ~ [ч]: тишмә – чишмә; [б] ~ [м]: босо – монысы; [х] ~ [қ]: қатын – хатын. Рус алынмаларындагы тартык авазларның түбәндәге үзенчәлекле тәңгәллекләрен күрсәтеп була: а) татар теленең башка сөйләшләрендәге кебек үк, питрәчлеләрдә дә әдәби ирен-теш [в] авазы урынына ирен-ирен [б] яки [w] тартыгы әйтелә: бичер – вечер, абария – авария; б) иҗек яки сүз азагындагы позициядә ирен-теш [в] авазына ирен-ирен [п] саңгырау тартыгы туры килә: гүпчи – вовсе, сәпсим – совсем һ.б. Питрәч татарларының сөйләшендә ассимиляциянең түбәндәге очраклары бар. Кайбер сүзләрдә сүз башындагы позициядә килгән [с], [ч] авазлары [ш] тартыгына охшашлана: шыршы – чыршы, шишәмбе – сишәмбе.  Бер төркем сүзләрдә тел очы [с] тартыгы үзеннән соң килгән [ч] авазына тулысынча охшашлана: бачқыч – баскыч. Алынмаларда да шулай ук [с] авазының тулы ассимиляциясе урын алып тора: чичла – число, чичталык – чисталык. Шулай ук диссимиляция процессын күзәтеп була: тишмә – чишмә, тушы – шушы, пирмән – пилмән. Кайбер сүзләрдә кайбер тартыклар төшеп калырга мөмкин: муча – мунча, йалында – өйалдында. Аерым сүзләр, сүзтезмәләр, кыскарып, үзенчәлекле яңгырыйлар: аппарды – алып барды, апкил – алып кил. Татар теленә гарәп-фарсы сүзләре белән кергән ят аваз булганга күрә, [һ] авазы күпчелек сөйләшләрдә әйтелми. Метатеза (янәшә яки арадаш торган авазларның урынын алышу) күренеше түбәндәге мисалларда күзәтелә: җерегменче – егерменче, күгәлә – күләгә, күсәртү – күрсәтү.   
Питрәч татарлары телендә очрый торган кайбер морфологик үзенчәлекләргә килгәндә түбәндәге үзенчәлекләрне очратырга мөмкин.  Икеләтелгән тартым кушымчасын ялгау аеруча алмашлыкларда, тагын бер, каршы сүзләрендә күзәтелә: ансысы – анысы, босысы – бусы, берсесе – берсе. Ел фасылларын белдерә торган сүзләрдән -лый/-ли(й) кушымчалары ярдәмендә дәвамлы вакыт рәвешләр ясала: қышлый (кыш буе), җәйли (җәй буе). Нәтиҗәле үткән заман хикәя фигыльләрнең -ған/ -гән кушымчалы формаларына зат кушымчалары урынына тартым кушымчалары ялгану күзәтелә: алганым (алганмын), алганың (алгансың), алганыбыз (алганбыз), алганыгыз (алгансыз). Тамырлары -р сонорына беткән хикәя фигыльләрнең киләчәк заман 1 нче зат берлек сан формасы тулы һәм кыска вариантларда кулланыла: сөйләрем (сөйләрмен). 
 Казан арты сөйләшләре Питрәч татарларының сөйләше лексик-семантик система да татар әдәби теленең сүзлек фондына бик якын. Табылган диалекталь сүзләр тормыш-көнкүрешнең төрле өлкәләренә карыйлар: әнәй – әни, әтәй – әти, балдыс – иренең сеңлесе, җанагай – иренең энесе, сайрақ – идән, қойма – кәртә, почмақ – кухня, түр як – зал, чоқыр – чынаяк, тапчан – сәке, ақ өй/ал өй – өйдә өлкәннәр, ата-аналар тора торган як, артқы өй – яшьләр тора торган як, пулян – ярган утын, тулға оек – йон оек, күн калуш – ботинка, бутый – резин итек, әкәли – имән чикләвеге, бәти – бәрән. 
Питрәч районы Янсуар, Нырсуар, Талкыш, Тегермән тавы, Кибәч, Әлбәдән, Керәшен Сәрдәсе, Керәшен Казысы авыллары кешеләренең сөйләше ареал тикшеренүләр буенча казан арты керәшеннәре сөйләшенең мишә урынчалыгына кертеләләр. Татар халкының төп өлешеннән рухи яктан берникадәр аерымланып яшәгәнлектән, керәшеннәрнең тел-сөйләм үзенчәлекләрендә кайбер аерымлыклар бар. Шул ук вакытта христиан дине белән кергән йөла сүзләре дә зур урын алып тора.  Мәсәлән, түбәндәге үзенчәлекләрне билгеләп китеп була: ирен сузыкларыннан соң килгән [а] ~ [ә] авазлары иренләштерү гармониясе нә тартыла озаок / озок – озак, өстәөл – өстәл, [җ], [ч] авазлары берникадәр шартлау элементы булган кушык тартыклар булып әйтеләләр: дҗиләк – җиләк, тчиләк – чиләк; з ~ дз ~ дҗ ~ й тәңгәллеге: дзиде – җиде, җаулык – яулык. [Чҗ] ~ [ч] тартыгы кайбер сүзләрдә [с] ~ [тс] белән тәңгәллеге: ақса – акча, пысрақ – пычрак. Әдәби телдәге тирән тел арты [қ] авазы Питрәч керәшен татарларында аеруча каты итеп әйтелә.
 Морфологик үзенчәлекләргә килгәндә, түбәндәгеләрне әйтеп узарга мөмкин. Боерык фигыльнең архаик -гын/-ген кушымчалары белән формасы актив кулланыла: утыргын – утыр, қуйгын — куй. Мин, син алмашлыклары юнәлеш килешендә мәңа/мыңа/маңа, саңа/сәңа формаларында кулланырга мөмкин. 
Китерелгән материаллар Питрәч районындагы татар сөйләшләренең лексик-семантик системасының бай һәм кызыклы булуы турында сөйли. Әлеге сөйләшләр татар теле диалектлар системасында мөстәкыйль урын алган, татар теле тарихы, диалектология фәне өчен әһәмиятле үзенчәлекләр булып тора. 
Питрәч татарлары теле әдәби телгә якын булган сөйләшләрнең берсе. Шулай да аның үзенә генә хас фонетик, лексик, грамматик үзенчәлекләр системасы формалашкан, аеруча керәшен татарлары телендә.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса