Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районы «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнә ала   

Депутатлар «ТР дәүләт бүләкләре турында»гы республика законына үзгәрешләр кертә   


 
 
( Питрәч, 20 февраль, Нурия Камалетдинова, «Питрәч-информ») Питрәч районы да ТРның башка муниципалитетлары кебек үк, киләчәктә «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены ала алачак. 
Бу хакта алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының җиденче утырышында депутатлар сөйләде. «Закон проекты нигезендә Татарстанның муниципаль берәмлекләрен дә «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләү мөмкинлеге карала», - дип ассызыклады Римма Ратникова. 
Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан үсешенә бөтен район уртак көч белән зур өлеш кертә, шуңа күрә тулаем муниципалитетны хупларга кирәк.
 Закон проектын әзерләүчеләр фикеренчә, муниципаль берәмлекләрне бу орден белән бүләкләү аларның казанышлары дәүләт дәрәҗәсендә генә танылып калмыйча, аларга алдагы нәтиҗәле хезмәте өчен көчле стимул булып торачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса