Питрәч районы торак тапшыру күләме буенча лидерлар өчлегенә керде
Өчлеккә шулай ук Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләре керде.
Татарстант 2021 елның 10 аенда торак тапшыру күләме буенча республикада алдынгы муниципаль берәмлекләрне атады.
Рейтингны Казан җитәкли, анда агымдагы ел башыннан 792 мең 278 кв. метр торак төзелгән. Икенче урында - Яр Чаллы (254 мең 774 кв.метр). Лидерлар өчлеген Питрәч районы (192 мең 379 кв. метр) төгәлли.
Ел башыннан Татарстанда барлыгы 2 млн. 334 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia