Питрәч районы укучылары инвалид балаларга ярдәм күрсәттеләр
Бу хакта район мәгариф идарәсе башлыгы Марина Харитонова хәбәр итте.
Питрәч районы укучылары «Ак чәчәк» хәйрия акциясендә катнаштылар, аның кысаларында балалар ак кәгазьдән чәчәкләр ясыйлар, ә аннары аларны саталар. Алынган акчага балалар аерым тәрбиягә яки реабилитациягә мохтаҗ кешеләргә ярдәм итәләр.
Инвалидлар ункөнлегендә акциядә районның 11 мәктәбеннән 1800дән артык укучы катнашты. Алар үз эшләнмәләре өчен 75 мең сумнан артык акча алганнар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 11 гаиләгә ярдәм иткәннәр, шулай ук озынайтылган көн төркеменә канцтоварлар сатып алганнар һәм кыргый табигать фондына сәдакә биргәннәр.
Иң күп акчаны "Алгоритм" технологик лицее җыйды - 63 мең сумнан артык. Бу мәктәп балалары ДЦПлы балалар тәрбияләнә торган берьюлы ике гаиләгә ярдәм итә алдылар.
"Ак чәчәк" акциясе кысаларында теләгән һәр кеше сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм итә ала», — дип билгеләп үтте Марина Харитонова.
Бүгенге көндә районда 183 гаилә яши, аларда 195 үзенчәлекле бала тәрбияләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia