Питрәч районы юлларында рейд узды
Колай - Питрәч - Ленино-Кокушкино юлларында ЮХИДИ бүлекчәсе тарафыннан
балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек инспекторы һәм профилактика бүлеге инспекторы белән берлектә 16 яшькә кадәр тәртип бозучыларны ачыклауга һәм балаларны махсус утыргычларда йөртү кагыйдәләрен бозуга рейд үткәрелде. Питрәч районы буенча профилактика бүлеге башлыгы Татьяна Егорова мәгълүматларына караганда, нәтиҗәдә, балалар кәнәфиен бозу очрагы ачыкланган һәм 16 яшькәчә җәяүлеләргә "Тукта - синең тормыш куркыныч астында!" дигән 10 карточка төзелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа