Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районы Көек авылында төзелеп бетмәгән йортларны басканнар

Октябрь башында Көек авылындагы төзелеп бетмәгән ике йортка караклар үтеп кергән. Шуның нәтиҗәсендә йорт хуҗалары 33260 мең сумлык зыян күргән.

Опреатив-розыск чаралары барышында әлеге урлауга Лаеш районы кешесенең катнашы барлыгы ачыкланды. Карак тоткарланганнан соң хокук сакчыларына урлаган милекне яшергән урынын үзе күрсәткән.
Хәзерге вакытта Питрәч районы эчке эшләр бүлегенең тикшерү бүлеге җинаять эше кузгатты һәм әлеге эшне өйрәнә. Караклыкта шикләнүчегә карата читкә чыкмау турында чара күрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса