Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районы Ленино-Кокушкино авылы мәхәлләсе имамы югалту турында

Әлһәмдүлилләһи Раббил галәмин әссәләмү галәйкем үә рахматуллаһи үә бәракәтүһ мөхтәрәм җәмәгать!

Белгәнебезчә, Аллаһу Тәгаләнең безгә бүләк иткән айларының солтаны - Рамазан ае. Кем Аллаһы Тәгаләнең фарызларын һәм сөекле пәйгамбәребезнең сөннәтләрен үтәп, күпме әжер савап эшләп, җәннәтле итте. Шушы изге айда кичләренең иң кадерлесе 1000 айлык әҗер саваплы "Кадер кичәсен" гыйбадәт кылып, билгеле, җәннәтле итте. Мәгълүм ки, шушы изге айда кем тәварих намазларын мәчеттә башкарды икән әҗер савабын 70х27=1490 итеп яза. Ә биш намазын башкрады икән: 70х27х5=7450 итеп яза.

Яңадан шул тәравих намазын башкаручыга Аллаһыбыз беренче көндәге әҗер савабы "ярлыканыр аның барлык гөнаһлары". Икенче көндә "ярлыканыр ана-атаның гөнаһлары" дигән. Егерменче кичәдә укыса "Пәйгамбәребезне төшендә күрмәенчә дөньядан китмәс" диелгән. Егерме бишенче кичәдә башкарса - үлем фәрештәсе күркәм сурәттә килер, җәннәт белән сөенеч биреп җанын алыр" диелгән.

Монда бик күп мисаллар китереп була. Болар барысы да "Рамазан аенда укылачак намазлар һәм тартасы тәсбихлар" китабында бәян ителгән. Бу әҗер савапны бер нинди дә алтын-көмеш тә, бриллиант та алмаштыра алмый. Алтыннарыбыз, көмешләребез без ахирәтткә күчкәч тынгылык бирмәячәк, балаларыбыз шушы байлыкны бүлеп, талашу гына булачак. Инде телевизордан күрәбез, бөек артистларның байлыгын бүлешү суд залында бара. Элекке фараоннарның 3000 ел яткан каберләрен актарып бетерделәр.

Аллаһу Тәгаләбез безгә шушы зур әҗер савапларны ни өчен бирә соң? Сәбәп шул: без гөнаһ кылучылар, без гөнаһ кылмыйча яши алмыйбыз. Теләгебез юк. Гөнаһ кылабыз һәм кемгәдер сылтыйбыз. Кемдер гаепле. Менә безнең мәхәлләдә дә мәчеткә килмәүчеләр, мәчет ерак диләр, кайберәүләре мәчет үз урынында түгел диләр. Моңар бик күп сәбәп таба гыйбадәт кылмас өчен. Әйтерсең мәчет кеше җәзалый торган урын. Ә мин шул мәчетнең имамы, мин кем булам соң? Кайбер җитәкчеләрнең хатыннары мин азан әйтсәм, "Әнә карга каркылдый" дип, мине мәсхәрә итәләр. Булмаган, югалткан әҗер савапларын бирәләр. Үзләренең гөнаһларына минекен өстиләр. Аларга бик зур рәхмәт.

Билгеле, Аллаһы Тәгаләбез безләр акылга килмәсләр микән дип инде кече җәннәт бирде, бигрәк тә безләр лаеклы ялдагыларга. Өебез җылы, су, газ, ут бар, кибетләр тулы ризык. Элек нәрсә тапсак шуны ашый идек, ә хәзер нәрсә телибез шуны ашыйбыз. Гыйбадәт кылу өчен уңайлыклар булдырганга инде 30 ел узды - мәчетләребез һәр авылда бар. Һәр мәчетнең имамы бар. Тагын нәрсә кирәк? Гает бәйрәмнәре булса хөкүмәтебез ял бирә. Акчаң булса, Хаҗга бар. Юк икән мәчеткә килеп гыйбадәт кыл. Инде дәлилләрен бирдем.

Бу югалтуга кем соң гаепле? Аллаһы Тәгаләнең нигъмәтеннән баш тартучы бу кеше кем була соң? Билгеле маймыл һәм каты борын. Инде җисем генә үзгәрәсе калды. Һәрберегез беләсез галим Валерия Порохова үз вәгазендә сөйләде һәм язды. Кем каты борын итен ашый, ул каннибал була.Шушы фани дөньяда шушы зур югалту белән яшәлде икән, ә менә ахирәткә күчкәч ни җавап тотасы бар.

Билгеле, кабердә җан азапланса, ә менә кыямәт көнендә җан да, тән дә газап кичерәччәк. Ә моңа кем гаепле?

43 сүрәнең 39 аять "Инде тәүбәгез кабул түгел, урыныгыз мәңгелек җәһәннәм" диелгән.

Ә бит Аллаһы Тәгаләбез яңадан шушы әҗер савапны югалтучыларга фани дөньяда тәүбә итәргә чара бирә. 25 сүрә 71 аят: "Әгәр бәндәм тәүбә итеп (кире кайтмаса) фарызларны сөннәтләрне җиренә җиткереп үтәсә, элеккеге гөнаһларын яхшыга алмаштырырмын, ахирәткә гөнаһсыз күчәр" ди.

Соңга калмагыз, җәмәгать!

Вәсәләмү галәйкем үә рахмәтулаһи үә бәракәтүһ. Амин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Питрәч, ЛениноКокушкино, Вәгазь