Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районына 90 ел!

Туган төбәгебезнең зур юбилее монда яшәүче, эшләүче, аның бүгенге тарихын язучы берничә буынны берләштерә.

Моннан 100 ел элек Татар Автоном Совет Социалистик Республикасы оеша. Элеккеге өязләр кантон исемен ала. Питрәч һәм аның белән күрше волостьлар бу вакытта Арча кантонына керә. 1930-1934 елларда 12 кантон һәм 125 волость урынына ТАССРда 43 яңа район төзелә. Туган якны өйрәнү музее мәгълүматларына караганда, Питрәч, Пановка һәм Калинин волостьларыннан Питрәч районы оеша. Районның беренче съезды 1930 елның 30 августында була. Ул Питрәчтә уза. Съездда 100гә якын делегат катнаша. Монда район башкарма комитетының беренче рәисе итеп Боршли авылы крестьяны, ару-талуны белмәс Никифоров Степан Андрианович, секретарь итеп Матвеев Степан Иванович сайлана.


Тарих өчен 90 ел - бары тик бер мизгел генә, ә безнең өчен бу - Татарстанның башка муниципаль берәмлекләре арасында лаеклы урын алу өчен аякка басу, ныгу, чыныгу вакыты. Район тарихы төрле вакыйгаларга бай, анда уңышлар һәм уңышсызлыклар, авырлыклар һәм зур җиңүләр, канәгатьсезлекләр һәм югары үрләр яулау чоры да бар. Һәркем үзенчә уйларга хаклы, ә минемчә, районның зур үсеш чоры нәкъ менә хәзер: икътисад та, халыкның тормыш-көнкүреше дә, социаль өлкә һәм мәдәният үсеше дә алга киткән вакыт.
Шушы 90 ел эчендә район газетасы 10 меңнән артык тапкыр басылды, безгә – 87 яшь, шул дәвердән бирле без якташларыбызның тормышы турында сөйлибез, редакция коллективы һәрчак питрәчлеләр белән.


Район юбилее – һәркемнең дә бәйрәме. Язмышларыбыз нинди генә төрле булмасын, безне барыбызны да уртак йортыбызга карата мәхәббәт, аның язмышында катнашу, гореф-гадәтләренә, тышкы матурлыгына битараф булмау берләштерә. Без районыбыз тарихы, аның хәзерге казанышлары белән хаклы рәвештә горурланабыз һәм аның зур киләчәгенә ышанабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса