Питрәч районына ТР буенча федераль антимонополия хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Сергей Павлов киләчәк
13 ноябрьдә Питрәч районына Татарстан Республикасы буенча федераль антимонополия хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Сергей Павлов киләчәк.
Традиция буенча муниципалитет территориясендә район җитәкчелеге белән эшлекле очрашу, мәктәпләрдә ачык дәресләр, халык белән очрашулар, сәнәгать мәйданчыкларына барулар оештырыла. Шулай ук визит кысаларында муниципаль дәрәҗәдә конкуренция үсеше буенча Милли планны гамәлгә ашыру буенча фикер алышу планлаштырылган.
Әлеге чара 9 сәгатьтә башлана – Питрәч авылы, Совет урамы, 8 нче йорт адресы буенча район хакимиятендә үтәчәк гражданнар кабул итүдә шул вакытка билгеләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа