Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районында 17 майдан балаларны машинада йөртү буенча контроль көчәйтеләчәк

Рейдлар профилактик чаралар кысаларында узачак.

17 майдан 3 июньгә кадәр балаларның юл-транспорт травматизмын кисәтү максатыннан Татарстанда "Игътибар-балалар!" , "Бала - төп пассажир" профилактик чаралары үткәреләчәк.

Бу вакытта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе балаларны машинада йөртү дөреслеген аеруча тикшерәчәк. Закон буенча, 7 яшьтән кечерәк балаларны йөрткәндә, баланың авырлыгыннан һәм яшеннән чыгып, балалар өчен тотып торучы системаларны кулланырга кирәк. Дәүләт автоинспекциясе балаларны автокреслода хәтта 7 яшь тулгач та йөртергә киңәш итә.
Рейдлар вакытында шулай ук машина йөртүчеләрнең җәяүлеләргә юл бирүләренә дә игътибар биреләчәк.

2021 елның 4 аенда республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 124 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, аларда 6 бала һәлак булган һәм 128 кеше яраланган. 16 яшькә кадәрге балалар катнашында булган барлык юл-транспорт һәлакәтләренең өчтән бере җәйге чорда була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X