Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районында 2021 елгы спорт җиңүләре

Без иң якты 8 казанышны билгеләдек.

Питрәчлеләр заманча кылыш көрәше буенча Россия чемпионатында шәхси беренчелек өчен 1 алтын һәм команда көрәшләре өчен 1 көмеш медаль яуладылар

Быел 10-11 яшьлек малайлар арасында шәхси зачетта Всеволод Гришанин беренче булды. Ул алтын медаль яулады.
12-13 яшьлек төркемендәге команда үзен югары дәрәҗәдә күрсәтте һәм 5:5 исәбе белән көмеш медаль яулады. Алар арасында: Ксения Фадеева, Илья Вавилов, Илья Цыганов, Данил Соколов.


Питрәч егетләре сугыш сәнгате буенча Башкортстан чемпионатыннан медальләр алып кайттылар

Питрәч авылының «Крепость» клубы тәрбияләнүчеләре Төбәкара сугыш сәнгате форумы кысаларында үткәрелгән Башкортстан Республикасының ачык чемпионатында катнаштылар. Нәтиҗәдә, алар шактый медальләр алып кайттылар.


Питрәчле Артур Макаров кул көрәше буенча Россия чемпионатында икенче урынны алды

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Орел шәһәрендә армспорт буенча Россия чемпионаты узды. Атказанган спорт мастеры Артур Макаров үз авырлык категориясендә икенче урынны алды һәм көмеш призер булды. 


Питрәч баскетболчылары республика беренчелегендә бронза медальләр яулады

Болгарда 2007 елгы яшүсмерләр арасында Татарстан беренчелеге кысаларында финал уеннары узды. Нәтиҗәдә, питрәчлеләр (тренерлары - Илгизәр Гыйлаҗев, Ленар Гайсаров һәм Владимир Тарасов) республика беренчелегендә бронза медальләр яуладылар.


Питрәч көрәшчеләре алтын, көмеш һәм бронза медаль яулады

Биектауда билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узды. Анда 20 команда катнашты. Безнең район җыелма командасының 4 вәкиле үз үлчәү категорияләрендә призерлар булдылар. Илдар Байтимеров республика чемпионы булды. Андрей Чиндин көмеш медаль яулады. Берьюлы ике көрәшче - Марсель Сөнгатуллин һәм Раил Сәхипгәрәев бронза призерлары булдылар.


Питрәчле ике тапкыр Европа призеры булды

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Казанда ветераннар арасында гер спорты буенча Европа беренчелеге узды. Анда кибәчле Александр Дормидонтов катнашты. Ул озын цикл буенча дисциплинада икенче урынны һәм ике төр ярыш суммасында өченче урынны алды, шул рәвешле ике тапкыр призер булды.


Питрәч районында яңа дөнья чемпионы

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Мамадышта егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча дөнья беренчелеге узды.
Россия җыелма командасы составында якташыбыз, Россия беренчелегенең көмеш призеры, Татарстан чемпионы Ксения Демидова (тренеры Андрей Чиндин) да катнашты. 57 килограмм авырлык категориясендә ул финалда Үзбәкстан спортчысы Захрахон Мәхмудова белән очрашты. Ксения баллар буенча 6:0 исәбе белән җиңү яулады һәм кызлар арасында дөнья чемпионы булды.


Ике питрәчле билбау көрәше буенча дөнья кубогы призерлары булды

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Уфада 29 илдән спортчылар катнашында билбау көрәше буенча дөнья Кубогы узды. Россия милли җыелма командасы составында ике питрәчле катнашты, алар призлы урыннар яуладылар. Андрей Чиндин (фотода уңда) 100+ кг авырлык категориясендә икенче урынны алды, ә Илдар Байтимеров (100 кг га кадәр) өченче урынны алды һәм бронза призер булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X