Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районында акрынлап сарыкчылык та үсеш ала

Сарыкчылык белән 7 хуҗалык шөгыльләнә, аларда төрле токымдагы 2300 баш терлек бар. Алар арасында иң зур хуҗалык КФХ - Н.К.Исмәгыйлев, анда 850 сарык бар.

Авыл халкы тырышлыгы һәм дәүләт ярдәме белән районның крестьян-фермер хуҗалыкларында мөгезле эре терлек кенә түгел, ә акрынлап сарыкчылык, дуңгызчылык, умартачылык та үсеш ала.

Мин үзем Мамадыш районыннан. Авылда туып-үскәнлектән, терлекчелек эше миңа яхшы таныш. Яраткан эшем белән шөгыльләнәм дип кыю рәвештә әйтә алам, - ди Наил Камил улы.

2018 елда Янсуарда ул иске ферма сатып алган. Сарыклар тоту өчен биналарга ремонт ясаган, яңа кардалар эшләгән. Фермерлык эшен 100 баш сарык белән башлап җибәргән. Вакытлар узу белән үлән һәм бөртекле культуралар чәчү өчен җир  кишәрлеге алган.

Малларны хатыным Зәйнәп белән карыйбыз. Терлекләрне көнгә ике тапкыр ашатабыз. Аларны карар өчен күп вакыт китми, иртән һәм кичен икешәр сәгать, - диде Наил Исмәгыйлев. - Сезонда җир эшләре дә өстәлә. Үзем тракторга да утырам, чәчәм, җир сукалыйм, үлән  чабам һәм фермага коры әзер печән алып кайтам. Бөртеклеләрне урып-җыю вакытында арендага комбайн алып торам, - диде ул.

Техникадан тыш, тегермәне дә бар. Нигездә, фермер үз азыгын - люцернаны, арпаны куллана. Җәен сарыкларны Мишә ярында көтәләр, анда үлән яхшы. 

Сарыклар тоту өчен иң мөһиме - җылы һәм коры бина булу. Әмма алар салкынга чыдам, быелгы салкыннарда да кардада йөриләр. Ә бәрәннәрне җылы биналарда тотабыз, - дип аңлата фермер.

Керемне ул ит сатудан ала, Корбан бәйрәме вакытында сарыкларны сатып алырга теләүчеләр дә күп.

Районда 39 КФХ исәпләнә. Алар, нигездә, сөт, ит, бал һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән шөгыльләнәләр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса