Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районында эшсезләр саны кимеде

Ел башында районда 1032 эшсез булса, хәзер – 700 дән аз гына артыграк.

Уңай динамикага ничек ирешүләре турында безнең материалдан укыгыз.

2020 елда халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша 776 кеше эшкә урнаштырылган, агымдагы елның гыйнварына һәм февраль уртасына - 78 кеше. Кайберәүләр эшне мөстәкыйль рәвештә таба. Әйтергә кирәк, эшсез статусында торып, рәсми рәвештә теркәлмичә эшләүчеләр дә бар. Иртәме-соңмы бу авыл советы яки прокуратура органнары аша ачыклана.

Эпидемиологик хәл аркасында без 2020 ел дәвамында диярлек эшсезләр белән онлайн-режимда элемтәгә кердек. РФ Карары нигезендә гыйнвардан оффлайн-элемтәгә кайттык. Элеккеге кебек үк, хәзер ай саен кешеләрне яңадан теркәү өчен кабул итүгә чакырабыз. Закон буенча, аларга шәхсән үзләренә килергә кирәк, килмәгән очракта бу кешенең мәшгульлек хезмәте органнары белән хезмәттәшлек итүдән баш тартуын аңлата. Алга таба бу эшсез сыйфатында исәптән төшерүгә китерә, - дип ассызыклады Питрәч районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Руслан Ларионов.

Хәзер учреждениедә 80 ачык вакансия бар. Аларның күбесе - авыл хуҗалыгы белән бәйле эшче һөнәрләр. Эшсезләрнең күбесе югары белемле. Алар күп кенә оешмаларның пандемия аркасында ябылуы нәтиҗәсендә эшләрен югалткан. Элек Казанда эшләгәннәр, шактый югары вазифалар биләгәннәр һәм безнең авыл хуҗалыгы предприятиеләренә урнашырга ризалашырга теләмиләр.

Мәсәлән, җирле кошчылык комплексында кадрларга ихтыяҗ зур. Эш тә бар, лаеклы хезмәт хакы да, әмма бу өлкәгә барырга теләүчеләр аз, - дип билгеләп үтте Руслан Николаевич. - Әлбәттә, кешене эшсез статусына алганчы кем булып эшләве, нинди хезмәт хакы алуы бик мөһим. Шуннан чыгып, без, беренче чиратта, үзебезнең район территориясендә вакансияләр тәкъдим итәбез. Әгәр туры килә торган вариант булмаса, аларга Казанга юллама бирәбез, анда сайлау мөмкинлеге күбрәк. Башкалага якын булу безгә бу мөмкинлекне бирә, - дип сөйләде ул.

Колайда сөт һәм сөт продуктлары җитештерү комплексы, Арышхаздада пружиналар һәм металлдан башка эшләнмәләр җитештерү заводы, шулай ук асфальт-бетон заводы төзеләчәк. Бу 500 дән артык яңа эш урыны булдырачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса