Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районында ФАП төзелеше тәмамланды

Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Шәйхетдинов хәбәр итте.

Питрәч районы Карповка авылында фельдшер-акушерлык пункты төзелеше тәмамланды.

Хәзер Карповка авылында 200дән артык кеше яши. Элек халык медицина ярдәме сорап, арендага алынган иске бинага мөрәҗәгать иткән. Яңа елдан башлап авыл халкы уңайлы һәм санитар нормаларга туры килә торган шартларда медицина ярдәме ала башлаячак.

ФАПның мәйданы 58 квадрат метр тәшкил итә. Яңа учреждение барлык заманча таләпләргә дә җавап бирә, монда кирәкле җиһазлар кайтарылган.

Бирегә районнан грунт кайтарылды, парковка җиһазландырылды, шулай ук газүткәргеч ясалды. Документларны рәсмиләштерү буенча эшләр алып барыла: файдалануга тапшыруга рөхсәт бирелде, кадастр исәбенә куелу рәсмиләштерелә. Барлык процедуралардан соң, яңа дәвалау учреждениесе беренче пациентларны кабул итәчәк", — дип билгеләде Рамил Рәшидович.

ФАП сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелгән.

Объектның бәясе 3 млн 974 мең сум тәшкил итә. Яңа фельдшер-акушерлык пунктын ачу 2022 ел башына планлаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса