Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Питрәч районында җиде җирлектә су коену өчен махсус урыннар оештырылачак

    Алар кайда урнашкан?

    Питрәч районында Качману бәйрәме көнне православлылар 7 урында изгеләндерелгән суга чума алачаклар.

    • Кощак (Флот чишмәсе янында);
    • Пановка (күпергә кадәр җитмичә, сул якта);
    • Аркатау, Надеждино авыл җирлеге (Аркатауга кергәндә уң якта кала). Купель янында күчмә мунча торачак, анда су коенганнан соң керергә мөмкин булачак;
    • Керәшен Сәрдәсе (кибеттән соң төп юлдан сулга таба өйләр арасыннан узарга);
    • Рус Казысы, Татар Казысы авыл җирлеге.
    • Олы Дүртөйледә (Колай авыл җирлеге, бердәнбер юл аша барырга);
    • Көектә («Куюковка» елгасы, Тукай урамы, 4 йорт янында) өч көн рәттән (19, 20, 21 гыйнвар) коенырга мөмкин булачак. 


    Исегезгә төшерәбез, дин тотучыларның иң төп бәйрәмнәреннән берсе - Качману 19 гыйнварда узачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: