Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районында итекле хоккей буенча районның беренче ачык турниры узды

Анда барлыгы 12 команда катнашты.

70-80 нче елларда итекле хоккей бик популяр иде.  Һәр авылда, һәр ишегалдында иртәдән кичкә кадәр туп уйнадылар. Уен өчен итекләр, колакчынлы бүрек,  кулдан ясалган агач кәшәкә генә кирәк. Бүген хоккей яратучылар әлеге спорт төрен кабат яңартырга булды.

Уенга питрәчлеләр генә түгел, күрше районнарда яшәүчеләр дә - «Веселые ребята» (Тяб. Чаллы, Балык Бистәсе районы) һәм «Алан» ХК (Алан, Теләче районы) килде.

Киез итекләрдә хоккейны икенче ел уйныйбыз инде. Күптән түгел мондый турнир үзебездә үткәрелде. Чытыда бик теләп катнашабыз. Киләчәктә дә безнең командалар бергә уйнарлар дип өметләнәм, - ди «Алан» капитаны Гаяз Кашапов.

Салкын, җилле һава торышы булуга карамастан, җанатарлар да күп җыелган иде.

Элек Мишә елгасында, ишегалларында   үзебез хоккей уйный идек. Бүген егетләрнең ничек уйнаганнарын  карарга килдек, - дип билгеләп үтә чытылылар.

Жирәбә салудан һәм турнирны тантаналы ачудан соң хоккей тартмасында уен башланды.
Уеннар кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Кызу уенда хәтта, кәшәкәләр дә ватылды, туплар ярылды. Мәйданчыкта кызу  көрәш барды. Бер команда тырышлык һәм үҗәтлек белән, ә икенчеләре осталык белән җиңәргә тырышты. Һәр тупас бозу өчен штрафлар билгеләнде. 
Җанатарлар үз командаларын бик яхшы якладылар. Чытылылардан тыш, иң актив фанатлар мәдәният бүлеге вәкилләре һәм «Пестрецы-2013» ХК әгъзалары үзләренең әниләре белән булды. Алар «Пестрецы-2013» хокейчыларының әтиләре» командасы өчен җан аттылар. 
Ярышлар регламенты буенча плей-офф системасы буенча уйнадылар. Җиңелгән команда турнирдан китте, ә җиңгән команда алга таба уйнавын дәвам итте. Уеннар ничьяга төгәлләнсә, җиңүчене ачыклау өчен штраф ташламалары билгеләнде. Финалга нибары 3 команда узды, алар үзара әйләнмәле турнир үткәрделәр. Беренче уенда «Звезда» командасы (яшьләр бүлеге) «Папы хоккеистов» командасын 4:0 исәбе белән җиңде. Әтиләр икенче матчта да оттырдылар, бу юлы район хакимияте командасына 0:1 исәбе белән. Нәтиҗәдә, район хакимияте командасы белән «Звезда» арасындагы уен хәлиткеч булып чыкты. Бу уенда турнирның иң яшь командасы көчлерәк булып чыкты һәм 2:0 исәбе белән җиңү яулады. Икенче урында - район хакимияте командасы, өченчедә - хоккейчыларның әтиләре. «Звезда» капкачысы Тимур Мезаахмедов турнирның иң яхшы уенчысы дип танылды. Җиңүчеләр һәм призерлар командаларына медальләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Шундый ук турнир 13 мартта Көек авылында мәчет яны хоккей тартмасында узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса