Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районында халык җыеннары башланды

Халык белән беренче очрашу Белкино, Колай, Янсуар, Богородск һәм Кощак авыл җирлекләрендә узды.

Очрашуларда узган елга нәтиҗәләр ясыйлар, җирлек буенча төп статистика мәгълүматларын җиткерәләр.

Төзекләндерү  эшләре башкарылды

Шәхси ярдәмче хуҗалык тоту - халыкның тормыш-көнкүрешен тәэмин итүнең төп чыганагы. Мал асраучы 77 хуҗалык бар. Гаиләләр савым сыерлары асрыйлар, сөт саталар. Белкинолылар дәүләт ярдәме чараларыннан файдалана.
Халык үзара салым программасының мөһимлеген аңлый һәм ел саен анда катнаша.
Үзара салым акчасына быел Белкиноның Школьная һәм Молодежная урамнарында, Чертовода юлларны ремонтлаганнар. Район җитәкчелеге әлеге эшләрне тәмамлау өчен средстволар тапкан.
Төзекләндерү буенча зур эш башкарылган. Зират, чишмә территорияләреннән чүп-чар җыештырганнар, куркыныч тудыручы карт агачларны кискәннәр, яшь агачлар утыртылган. Халык бу эштә актив катнаша.
2020 елда хәйриячеләр һәм иганәчеләр акчасына, шулай ук район җитәкчелеге ярдәме белән часовня төзелде.


Үзара салым программасы буенча күп эш башкарылды

Колай авыл җирлегендә узган елда авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасы буенча Колай авылында 5 йорт төзелгән. Молодежная урамындагы 3 нче номерлы йортка капиталь ремонт ясалган. Колайда һәм Арышхаздада юл яңартылган. Сентябрь аенда Тогашево авылында кибет ачылган.
Җирлек территориясендә 768 хуҗалык бар. Иң зур авыл хуҗалыгы предприятиесе – «Агролак-К» ҖЧҖ. Билгеләп үтәргә кирәк, гражданнар җыенында Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская катнашты. Ул әлеге предприятиенең баш агрономы Йосыф Идиятовка Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасын тапшырды.
Үзара салым акчаларына Колай  авылы чиркәвенә кадәр һәм Олы Дүрт Өйле авылына юл салганнар. Шуңа өстәп, республика юлыннан чыгу юлы ясалган. Шулай ук чиркәүдән зиратка кадәр юлга агымсулар өчен торбалар салынган. Тогашевода бут таштан 64 метр, Арышхаздада 102 метр юл салынган. Карповка авылында сугышта катнашучыларга куелган һәйкәлне күчергәннәр. Шулай ук җирлектә балалар өчен уен мәйданчыгы төзелгән.
2021 елга планнар аз түгел. Бу – Карповкадагы ФАП, Колайдагы кибет төзелеше. Шулай ук Колай авылының Молодежная урамындагы 3 нче йортның фасад өлешен ремонтлауны тәмамлау, шул ук урамдагы 2 нче номерлы торак йортка капиталь ремонт ясау, «Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыра башлау бурычы куела.


Территорияләрне чистартуга һәм җыештыруга зур игътибар бирелә

Янсуар авыл җирлегендә халык шәхси ярдәмче хуҗалыклар белән шөгыльләнә. 210 хуҗалык бар, аларда 94 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән сыерлар, 75 кәҗә, 75 умарта исәпләнә. Территориядә крестьян-фермер хуҗалыклары да бар. «Агроторгсервис» ҖЧҖ авыл хуҗалыгы берләшмәсе уңышлы эшли, аның 700 гектар чәчүлек мәйданы һәм 200 баш сыеры бар.
Җирлекне төзекләндерүдә халык үзе дә актив катнаша. Биредә территорияне чистартуга һәм җыештыруга зур игътибар бирелә. Ташландык участокларның милекчеләренә карата административ-техник комиссия тарафыннан 17 беркетмә төзелгән.
2021 елда халык үзара салым программасында катнашу турында карар кабул итте. Бу акчаларга урамнарны яктырту, поселок эчендәге юлларны ремонтлау планлаштырыла.


Ике мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе төзеләчәк

Богородск авыл җирлеге территориясендә элеккечә үк төзелеш темпы югары. 2020 елда 30 күп фатирлы торак йорт файдалануга тапшырылган.
Гражданнар җыенында хакимият вәкилләренә һәм җирлек башлыгына 20гә якын сорау бирделәр. Алар кар чистарту, яктылык урнаштыру, юлларны ремонтлау, мәктәп һәм балалар бакчалары төзү кебек мәсьәләләр иде. Язын юлларны карау-тикшерү өчен махсус комиссия чыгачак.
Көек һәм Богородск авылларында яшәүчеләрне барыннан да бигрәк балалар бакчалары төзелерме, дигән сорау борчый. Быел Богородскта (120 урынлык) һәм Көектә (240 урынлык) мәктәпкәчә учреждениеләр төзелә башлаячак. Шулай ук Богородск-Көек автоюлы төзелеше башланачак, дип билгеләп үтелде. Февраль аенда бу уңайдан халык тыңлаулары узачак. Көектә мәктәп төзү мәсьәләсе буенча РФ Хөкүмәте рәисе исеменә ТР Президенты исеменнән мөрәҗәгать җибәрелгән.
Беренче Май авылында мәчетле булырга телиләр. Район башлыгы Илһам Кашапов билгеләп үткәнчә, бу яхшы ният, һәм ул кайчан да булса тормышка ашырылачак.
«Ромашка» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтендәге юлларга ремонт таләп ителә, ә Беренче Май һәм Камыш авыллары халкын яктылык мәсьәләсе борчый. Шулай ук юлларның кайбер участокларында ясалма тигезсезлекләр урнаштыру тәкъдим ителде.


Яңа клуб ачылды, балалар бакчасы төзекләндерелде

Шулай ук Кощак авыл җирлеге районда иң зур авыл җирлекләренең берсе. 2020 елда дәүләт программалары буенча шактый эшләр башкарылды. Званка авылында яңа клуб ачылды һәм эшли. Кощак авылында «Теремок» балалар бакчасы ремонтланды һәм аның территориясе төзекләндерелде. Газовая урамында яңа асфальт катламы барлыкка килде. Урамнарда яктылык системасы модернизацияләнде: 28 фонарь светодиодлы яктырткычларга алыштырылды һәм 600 метр бишенче үткәргеч үткәрелде.

Җирлек территориясен төзекләндерү һәм чистарту буенча зур эш алып барыла. Мәсәлән, 3500 нарат утыртылды һәм 6 «Чиста яр» акциясе үткәрелде. Авыл җирлеге мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты, социаль хезмәткәрләргә күрсәткән ярдәмнәре өчен зур рәхмәт белдерә.  Битараф булмаган авыл халкы катнашында Нокса елгасына балык җибәрелде.
Җыен вакытында халык үзләрен борчыган сорауларны да бирде. Шуларның берсе -   кар чистарту буенча. Билгеләп үтелгәнчә, җирлектә 71 урам бар. Беренче чиратта, бураннардан соң урамнар һәм социаль-мәдәни объектларга керү юллары кардан чистартыла. Авыл халкының мөрәҗәгате аңлашыла, һәркемнең иртәдән чистартылган юл буенча эшкә барасы килә. Әмма техника ватыла. Еш кына кешеләрнең юл буйларына урнаштырган киртәләре сәбәп булып тора. Мәсьәләне хәл итүгә вакыт кирәк. Иске Кощак авылының яңа өлешен су белән тәэмин итү, Званка, Кощак авыллары юлларын төзекләндерү буенча сораулар яңгырады. Соңгыларында кайбер урамнарда яшәүчеләр үзләре дә актив катнашырга әзер. Район башлыгы Илһам Кашапов бу мәсьәләгә язын әйләнеп кайтырга һәм аны хәл итәргә вәгъдә бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса