Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районында халык җыеннары дәвам итә

Очрашу барышында кешеләр узган елда башкарылган эшләр һәм алга куелган планнар турында белеп кенә калмый, ә урында ук үзләрен борчыган сорауларга җавап та ала.

Гыйнвар ахырына кадәр гражданнар җыеннары Питрәч районының 21 авыл җирлегендә узачак. Соңгы очрашуларда ниләр турында сөйләделәр, безнең материалда укыгыз.

Үзара салым темасы һәр җирлек башлыгы докладында төп мәсьәләгә әверелә. Бу дөрес тә. Чөнки кешегә үз акчасын нәрсәгә сарыф итүләре кызык. Әйтергә кирәк, район халкы бу программада актив катнаша. Халык үзара салым программасы эшли башлаганнан бирле күпме эш башкарылуын күрә. Ә тагын күпме эшләргә була әле

2020 елда Татар Тау Иле авылында үзара салым программасы буенча шактый эшләр башкарылган. Новая, Белкино, Чапай урамнарында юллар ремонтланган. Ә  Рус Тау Иле һәм Княжа авылларында 317 мең 500 сумга зират коймалап алынган. Шулай ук республика программасы ярдәмендә «Әкият» балалар бакчасында капиталь ремонт ясалган.


Быел да шулай ук авылны төзекләндерү буенча эш дәвам итә. Җыен вакытында халык үзләрен борчыган сорауларын да бирде. Су һәм элемтә сыйфаты турында сораулар яңгырады.


Авыл җирлеге башлыгы Динар Сабиров авылның ике актив кешесен бүләкләде. Мәрзия Вәлиевага авыл тормышында актив катнашканы һәм авыл китапханәсендә озак еллар хезмәт куйганы өчен Рәхмәт хаты, ә  Фәрәз Гайнуллинга авыл тормышында актив катнашкан өчен Грамота тапшырылды.


Шулай ук Татар Казысы авыл җирлегендә яшәүчеләр дә үзара салым мәсьәләсендә бик актив. Анда соңгы 5 елда күп эшләр башкарылган: күпер ремонтланган, 5 урамда юллар һәм су башнясы территориясе төзекләндерелгән, урамнарда ут баганаларында фонарьлар алыштырылган, бу электр энергиясенә чыгымнарны шактый экономияләргә мөмкинлек биргән. Татарказылылар янгын сүндерү машинасы алып, аның өчен җылы бина төзегәннәр.

Әлеге мәсьәләләрне хәл итүдә актив катнашкан һәм ярдәм иткән кешеләргә чын күңелдән рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Бары бергә генә без авыл җирлегебезне яхшырак, ә тормышны уңайлырак итә алдык, - дип билгеләп үтте җирлек башлыгы Фаяз Кәримуллин.

Бу җирлектә шәхси ярдәмче хуҗалыклар яхшы үсеш алган. Узган ел 78 хуҗалыкта 750 баш мөгезле эре терлек асралган, шуларның 250се савым сыеры. Халык шулай ук сарыклар асрый, умартачылык белән актив шөгыльләнә.

Узган ел сөтнең бәясе бер дәрәҗәдә булды: кышын - бер литры 22 сум, җәен - 19 сум. Шулай ук савым сыерлары өчен безнең халык узган ел 842 000 сум күләмендә субсидия алды, - дип билгеләп үтте Фаяз Габдуллович үз чыгышында.

Районда өч һәм аннан күбрәк савым сыеры асраучыларга сыер саву аппаратлары сатып алуга субсидия бирү программасы эшли. 2020 елда Татар Казысы җирлегендә тагын 2 гаилә әлеге программадан файдаланган. Аларга район бюджетыннан субсидия рәвешендә 31 080 сум кире кайтарылды.


Керәшен Сәрдәсе җирлегендә үзара салым программасы буенча начар юллар проблемасын хәл  иткәннәр. Мәсәлән, узган ел Керәшен Сәрдәсе авылында Молодежная, Татарстан, Гагарин, Көлкәмәр авылында бер урам төзекләндерелгән. Бу мәсьәләдә шулай ук район җитәкчелеге дә ярдәм иткән һәм сәрдәлеләр планлаштырганга караганда күбрәк юлны төзекләндерә алганнар. 2021 елда  да халык үзара салым акчаларын  юлларга юнәлтергә булган. Ә алдагы елларга планда кышын урамнарны кардан чистарту өчен техника сатып алу, авыл халкы өчен ял паркы, яшьләр өчен спорт мәйданчыгы төзү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса