Питрәч районында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган чаралар уздырыла
Ленино-Кокушкино авылының балалар паркында хәтер сәгате узды.
Ленино-Кокушкино авыл китапханәсе балалар паркында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган " Сугышның беренче көне" дип исемләнгән хәтер сәгате үтте. Балаларга Бөек Ватан сугышы башлануның беренче сәгатьләре, безнең халыкның немец-фашист илбасарларына каршы көрәштә нинди югалтулар кичергәне турында сөйләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа