Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районында палаткалы лагерьда 100 бала ял итә

Алар республиканың төрле шәһәр һәм авылларыннан: Кукмара, Казан, Яшел Үзән, Лаеш, Алабуга, Түбән Кама шәһәрләреннән.

Бу «Акчарлак» лагереның дүртенче сменасы. 

Ял итүчеләр арасында питрәчлеләр аеруча күп.

Мин «Акчарлак»та икенче һәм өченче сменада булдым инде, барысы белән дә дуслаштым. Дуслар саф һавада палатка лагеренда ял итәргә тәкъдим иттеләр һәм мин бик теләп ризалаштым, - ди Матвей Крусев.

Лагерь табигатьнең бик матур җирендә ачык һавада урнашкан. Шунда палаткалар корганнар. Эчендә ике катлы караватлар, киемнәр өчен шкафлар бар. Бер кешелек кемпинг палаткалар да бар. Аларда балалар 7 көн яшәчәк, смена шуның кадәр дәвам итәчәк. Тирә-юньдә киңлекләр күп: спорт зоналары, ял итү урыннары бар. Балалар өчен төрле күңел ачулар каралган. Алар футбол, волейбол, лапта уйныйлар, иҗади конкурсларда катнашалар, кич белән дискотекага баралар. Әмма бу лагерьның үз үзенчәлеге бар, ул хәрби-патриотик юнәлеш буенча эшли. Шуңа күрә монда режим армиядәге кебек диярлек. Иртә йокыдан тору, дисциплина, тәртип бозган өчен җәза. Укучылар бу үзенчәлекләр турында белә, әмма бу аларны ныгыта гына. Алар яңа мохиттә булуларына бик шат.

Без иртәнге сәгать 7дә тордык һәм юынырга бардык. Безгә җыеннарга 10 минут бирелде. Аннары тезелеп бастык, зарядка ясадык һәм 2 километр йөгердек, - дип лагерьның беренче көне турында сөйләде Ксения Антонова. – Бу әле разминка гына, диделәр. Алга таба шөгыльләр күбрәк булачак. Мин барысына да әзер, шуның өчен бирегә килдем дә инде, - дип өстәде ул.

Балалар белән фехтование, армия кул сугышы буенча дәресләр үткәрелә. Шулай ук аларны ГТО нормаларын тапшыруга әзерлиләр, учаклар кабызырга өйрәтәләр. Ял программасында - марш-ату, «Аҗаган» хәрби кыр уены. Җирле ашханәдә биш тапкыр ашау оештырылган.
Палаткалы лагерьда 5 отряд формалашкан. Ял итүчеләргә 14 өлкән кеше беркетелгән. Алар үз тәрбияләнүчеләре белән тәүлек буе эшли: төрле  күңел ачулар оештыралар, тренировкалар үткәрәләр һәм үз юнәлешләре буенча мини-лекцияләр алып баралар.


Җәй дәвамында «Акчарлак»та якынча 400 бала ял итте. Ял итәргә теләүчеләр күп булганлыктан, киләсе елга өстәмә сменаны 18 көнгә оештыру планлаштырыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса