Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районында су коену өчен җиһазландырылган урыннар юк

Быелгы җәй безне эссе көннәр белән сөендермәсә дә, район сулыкларында ял итүче кешеләр еш кына күренә: халык кызына, балык тота, ә кайберләре су коена, бу бик куркыныч күңел ачу чарасы булып санала.

Питрәч районында су коену өчен җиһазландырылган урыннар юк, - дип ассызыклады янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны башлыгы урынбасары Александр Ильин.

Димәк, елга һәм күл төбе тикшерелмәгән, һәм ул зур куркыныч тудыра ала. 
Бәхеткә, 2022 елда районда батып үлүчеләр юк. Алга таба да мондый хәл булмасын өчен, питрәчлеләрнең, бигрәк тә исерек килеш, суга кермәүләрен сорыйлар. Һәм нинди генә очракта да баланы  берүзен генә сулык янына  җибәрмәскә кирәк. Бу сезонда Татарстанда 3 бәхетсезлек очрагы теркәлгән инде.


Үзегезне саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X