Питрәч районында сугышта катнашучының йортында ремонт ясадылар
Бу хакта Питрәч районы матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Питрәч районыннан Бөек Ватан сугышында катнашучы Нина Куприянова йортында ремонт эшләре башкарылды. Нина Никифоровнага бу елның 15 декабрендә 100 яшь тула.
Ремонт аның үтенече буенча, бер гасырлык юбилее алдыннан ясалды. Бу эштә район хакимияте, РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев һәм башкалар ярдәм итте.
Бүгенге көндә Питрәч районында Бөек Ватан сугышында катнашкан тугыз кеше яши.
Һәр ветеранга шефлык беркетелгән, аларның сәламәтлеген даими контрольдә тотабыз, көнкүрештә булышабыз", — дип сөйләде район хакимияте матбугат секретаре Ләйсән Мифтахова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа