Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районында табиб амбулаториясе төзелә башлаячак, балалар шәһәрчеген ремонтлау дәвам итәчәк

Быел илкүләм проектлар кысаларында нинди чаралар үткәреләчәк? Бу турыда безнең материалдан укыгыз

“ТОРАК ҺӘМ ШӘҺӘР МОХИТЕ”

“Царево Вилладж" торак комплексын - да хуҗалык-көнкүреш канализациясенең чистарту корылмаларын реконструкцияләүнең икенче этабы узачак. Бу технологик җиһазларның куәтен арттырырга мөмкинлек бирәчәк.


“СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУ”

Көек авылында табиб амбулаториясе төзеләчәк.

Бүгенге көндә проект эшләре бара. Сменага 100 кеше кабул итүгә исәпләнгән медицина учреждениесе төзү планлаштырыла, - дип сөйләде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Шәйхетдинов.


“УҢАЙЛЫ ШӘҺӘР МОХИТЕ БУЛДЫРУ”

Питрәч авылында балалар шәһәрчеген яңарту дәвам итәчәк. Футбол, баскетбол кырларын, трибуналарны, керү урыннарын капиталь ремонтлау, җылы санузел булдыру планлаштырылган.


“КУРКЫНЫЧСЫЗ СЫЙФАТЛЫ ЮЛЛАР”

Узган ел “Казан-Шәмәрдән” автомобиль юлында зур реконструкция үткәрелде. Быел төзүчеләр “Царево” торак комплексы янындагы әйләнгеч юлга кадәр газүткәргечнең сак зонасында урнашкан участокка күчәчәк. Юл полотносы 800 метр тәшкил итәчәк.


“ЭКОЛОГИЯ”

Татарстанда сулык мәйданнары чикләрендә агач утырту кысаларында сусаклагыч урман үсентеләре утырту планлаштырыла. Безнең районда 115 гектар мәйданлы 2 участок булачак.

Туфрак шартларына бәйле рәвештә гади чыршы һәм нарат утыртырбыз дип уйлыйбыз. Бөтен территориядә 460 урман культуралары үсентесе утыртачакбыз, - диде Питрәч районының участок урманчысы Булат Галимуллин.

 

Безнең хәбәрчеләр бу объектларга барып, сезне эшләрнең барышы белән таныштырып барачаклар. Яңалыкларны күзәтеп барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Илкүләм проектлар