Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районында тагын 19 ишегалды яңартылачак

Быел «Безнең ишегалды» биш еллык республика программасы буенча эшләр Шигали, Пановка, Колай авыл җирлекләре территориясендә узачак

Узган атнада җирлек башлыклары, идарәче компанияләр һәм хакимият вәкилләре йортларда яшәүчеләр белән очраштылар һәм аларга ишегалларын төзекләндерү буенча әзер проектны тәкъдим иттеләр. Быел барлыгы 19 йорт яны территориясе яңартылачак. Биредә асфальт юллар, тротуарлар, парковка, балалар мәйданчыклары, яктырту урыннары барлыкка киләчәк. Инженерлык челтәрләрен, су белән тәэмин итү, канализацияне алыштыру өчен район һәм идарәче компанияләр акчаларыннан өстәмә файдаланалар.

Җыеннарны без узган елның көзеннән үк үткәрә башладык. Биредә яшәүчеләр үз ишегалларын ничек күрергә теләүләрен һәм аларның уңайлылыгы өчен нәрсә кирәк булуын хәбәр иттеләр. Проектлаучылар барлык теләкләрне дә нигез итеп алдылар. Проектлар әзер, һәм соңгы очрашуда яшәүчеләр белән барысы буенча да килештеләр, - дип аңлатты төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлегенең әйдәп баручы белгече Данис Таҗиев.

Эшләр 30 апрельдән башлана.

Авылларда ишегалларын яңартачаклар:

  • Иске Шигали - Заводская урамы, 1, 2 йортлар; Механизаторов урамы, 1, 2, 3, 4 йортлар; Молодежная урамы, 3 йорт.
  • Пановка - Центральная урамы, 4, 5, 21, 17 йортлар; Первомайская урамы, 12 йорт; Тукай урамы, 2, 3, 5, 6 йортлар.
  • Колай - Молодежная урамы, 1, 2, 3 йортлар; Профсоюзная урамы, 32, 33, 34, 35, 36, 37 йортлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса