Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районында «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча бүген өч объект төзелә

«Царево» торак комплексында 1224 урынга исәпләнгән мәктәп әзер диярлек, ә Богородск һәм Шәле авылларында парк төзелә башлады.

Мәктәп төзелешенә 1 миллиард 224 миллион сум акча тотыла
- Шәһәр мәктәпләрен исәпләмәгәндә, бу республикадагы яңа төзелгән уку йортлары арасында иң зурысы, - диде «Царево» торак комплексындагы мәктәп турында төзелеш оешмасы директоры урынбасары Станислав Шырыбыров. - Төзелешкә 1 миллиард 224 миллион сум акча бүлеп бирелде, шуның 780 миллион сумы РФ бюджетыннан һәм 420 миллион сумы ТР бюджетыннан, - дип ачыклык кертте ул.
Мәктәп заманча җиһазландырылачак. Лицей ике спорт залын, ике бассейнны, актлар залын һәм зур ашханәне үз эченә ала. Физика, химия, биология, география һәм башка фәннәр өчен ике лаборатория кабинеты бар.
- Булачак укучыларга бәхет елмайды – комплекс зур һәм заманча. Уку бинасы 90 процентка әзер, - дип ышандыра лицей директоры Ревгать Тибаев. - Укытучылар белән дә кыенлыклар тумаячак, Царевода Казан мәктәпләрендә эшләүче укытучылар бик күп яши. Дөресен генә әйткәндә, бездә фән укытучылары буенча конкурс уза. Тиздән әңгәмәләр үткәрә башлыйбыз, - дип сөйләде ул.
Шулай ук Ревгать Тибаев мәктәпкә кабул итүгә 375 гариза бирелүен билгеләп үтте һәм балалар мәгариф учреждениесенә яшәү урыннарына яки пропискаларына карамастан кабул ителәчәк, дип ышандырды.


Авыл халкы парк ачылганын зур түземсезлек белән көтә


Хәзерге вакытта Шәле авылындагы булачак парк территориясендә төзелешкә әзерлек эшләре бара. Элек биредә ташландык урын булган. Төзүчеләргә җирлекне тигезләү өчен күп көч куярга туры килгән, хәзер алар бордюрлар урнаштыралар һәм брусчатка җәюгә керешәләр.
Прораб Руслан Садретдинов безне парк проекты белән таныштырды.
- Монда балалар мәйданчыклары, тренажерлар белән спорт мәйданчыгы, ял итү өчен өсте ябулы урын, теннис өстәле, тамашачылар өчен эскәмияләр, парк тирәли урындыклар, яшел үсентеләр булачак. Балалар да, олылар да монда вакытларын күңелле итеп үткәрә алачак. Җирле халык монда уйнау, йөрү һәм ял итүне түземсезлек белән көтә. Алар паркның кайчан ачылуы белән бик кызыксына, - дип билгеләп үтте ул.
Паркның гомуми мәйданы - 6230 квадрат метр. Төзелешне сентябрь аенда төгәлләргә планлаштыралар.
- Бездә 3000 кеше теркәлгән, балалар бакчасына 140 бала йөри. Башта парк төзелеше әлләни зур кызыксыну уятмады. Мөгаен, авылда ял паркы төзелүгә бик ышанып та бетмәгәннәрдер. Әмма хәзер, төзелеш башланганын күргәч, халыкның кәефе үзгәрде. Барысы да моңа бик шат, - дип сөйләде авыл җирлеге башлыгы Илшат Әхмәтҗанов.
Шәледә спорт мәйданчыгы бар, ә мондый ял зонасы беренче тапкыр төзелә.
Богородск авылында да эшләр бара. Биредә паркның мәйданы 500 квадрат метр чамасы булачак. Территория зур булмаганлыктан, конкрет бүленеш булмаячак. Яшь әниләр һәм аларның балалары ялына төп басым ясала. Скейтборд, ролик, самокатларда йөрү өчен махсус юллар булачак. Төзүчеләр барлык эшләрне дә җәй ахырына тәмамларга өметләнәләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса