Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районында “Трактор-тагылма” операциясе үткәрә

8 июньнән ТР дәүләт техкүзәтчелек идарәсенең район бүлеге ЮХИДИ һәм Татарстан дәүләт техкүзәтчелек идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә “Трактор-тагылма” операциясе үткәрә.

Операция максаты - үзйөрешле техниканың, физик һәм шәхси затларның тагылмаларының техник торышын, куллануга рөхсәт кәгазьләрен, теркәү документларын, дәүләт теркәү тамгаларын, шоферның тиешле тракторист-машинист таныклыгы булу-булмавын тикшерү. Операция хокук бозуларны профилактикалау һәм үзйөрешле машиналар, юл-төзелеш техникасы, үзйөрешле машиналарга тагылмалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләренең һәм бәхетсезлек очракларының санын киметү, шулай ук әлеге категориядәге транспорт чараларын эксплуатацияләгәндә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча үткәрелә торган чараларның нәтиҗәлелеген арттыру максатларында үткәрелә.


ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы В.В.Максимов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса