Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районында Туган телләр елына багышланган чаралар башланды

Безнең районда 17 мәктәп һәм 17 балалар бакчасы бар, аларга төрле милләт балалары йөри. Аларның һәркайсында төрле халыкларга һәм аларның мәдәниятләренә багышланган концертлар, әңгәмәләр, күргәзмәләр һәм башка чаралар үткәрелә.

Питрәч авылындагы «Кыңгыраучык» балалар бакчасына 183 бала йөри. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан алар кызыклы чара оештырдылар. Балалар бу бәйрәмдә  тәкъдим иткән мәдәнияткә багышланган шигырьләр сөйләделәр,  җырлар җырладылар һәм  милли киемнәрдә халык биюләрен башкардылар.

 Без балаларны районыбызда һәм бөтен илдә яшәүче төрле халыклар белән таныштырабыз. Сабыйларда һәрбер халыкның мәдәни традицияләренә хөрмәт тәрбиялибез, - дип сөйләде балалар бакчасы мөдире Елена Шиһабетдинова.

Шул ук вакытта район үзәгенең беренче мәктәбендә сыйныф сәгатьләре, концертлар һәм әңгәмәләр үткәрелә. Барлык 737 укучы Россия халыклары мәдәнияте һәм тарихы белән таныша. Ел дәвамында балалар сәхнә күренешләре куячак, мәктәп музеена барачак, күргәзмәләрдә һәм сыйныф сәгатьләрендә катнашачак. Татар теле укытучылары укучылар өчен концерт әзерлиләр, анда шигырьләр укыячаклар һәм туган телдә җырлар башкарачаклар.

Мондый чаралар балаларда Ватанга һәм аның территориясендә яшәүче барлык халыкка мәхәббәт һәм горурлык хисе тәрбияли. Аларны бердәмлеккә һәм дуслыкка өйрәтәләр, - дип саный Питрәч 1 нче мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Нина Утяганова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Туган телдә сөйләшәбез