Питрәч районында янгын хәбәриткечләре бушлай урнаштырыла
Ленинококушкинолылар янына көтелмәгән кунаклар килде.
Районда янгын куркынычы зур булу сәбәпле, Ленино-Кокушкинода авыл җирлеге башлыгы Азат Сәйфетдинов янгыннан саклау һәм полиция хезмәткәрләре белән бергә имин булмаган һәм күп балалы гаиләләрдә, шулай ук ялгыз кешеләрдә булды. Рейд барышында алар гражданнарны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштырдылар, белешмәлекләр тараттылар, аларга янгын хәбәриткечләре – беренче этапта янгын куркынычы турында сигналлаштыра торган автоном җайланма урнаштырдылар. Алар барлыгы 11.
Узган ел ахырында бу җайланманы 10га якын ленинококушкинолы алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia