Питрәч районында яшь армиячеләр саф тулыланды
Район буенча барлыгы 546 яшь армияче исәпләнә.
Питрәч икенче мәктәбенең спорт залында «Юнармия» хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенә 29 укучыны кабул итү тантанасы узды. Алар тугрылык антын әйттеләр, ә аннары яшь армияче таныклыгы һәм значоклары алдылар.
Районда яшь армиячеләр сафында 546 бала исәпләнә. Һәр мәктәптә үз отряды һәм беркетелгән координатор бар.
Яшь армияче булу өчен яхшы укырга, актив булырга, төрле чараларда катнашырга кирәк", - дип билгеләп үтә яшь армиячеләрнең район штабы башлыгы Евгений Агачев.
Ул билгеләп үткәнчә, "Юнармия" беренче мәктәптә, Кощак, Шәледә кабул итүне дәвам итәчәк. Шулай итеп, бер ел эчендә яшь армиячеләр саны артачак.
Әлеге иҗтимагый хәрәкәттә катнашучылар волонтерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнәләр, һәйкәлләр территориясен җыештыралар, ветераннар янына баралар, аларга булышлык итәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа