Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районында «Яшь гвардия» палаткалы лагере эшли

Анда балаларга хәрби-патриотик тәрбия бирәләр, ату, кул сугышы һәм беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләренә өйрәтәләр.

Палаткалы лагерь Мишә елгасы яр буенда «Акчарлак» территориясендә урнашкан.

85 бала дүрт зур палаткада яши. Анда һәркемнең үз караваты бар, ишек янында аяк киемнәре, кечкенә шкафлар тора. Урманда булса да, цивилизация белән! Иң мөһиме - балалар мондый ялдан канәгать. Лагерьда Питрәч балалары гына түгел, Казан, Кукмара, Түбән Кама, Яшел Үзән балалары да ял итә.

Мәсәлән, Милана Иванова бирегә икенче ел инде Яшел Үзәннән килә. Кыз бик яхшы бии, башкаларны да хореографиягә өйрәтә.

Беренче тапкыр бу урынны әни киңәш итте һәм миңа ошады. Бу мин булган иң яхшы лагерь. Аның үз атмосферасы. Безнең бер генә буш минутыбыз да юк. Иртә гимннан һәм флагны күтәрүдән башлана, көндез төрле дәресләр уза, кичен учак янында җыелабыз. Мондый мөмкинлек булса, киләсе елга да киләчәкмен, - дип уртаклашты Милана.

Алда санап үтелгән дәресләрдән тыш, лагерьда балалар катнаш көрәш төрләрендә өйрәнә әле. Спортның бу төре универсаль көрәшчеләрне әзерли. Питрәчле, 14 яшьлек Әсхәт Шәйхисламов 2 ел дәвамында ике тапкыр Татарстан чемпионы булды, Россия ярышларында икенче урынны алды. Лагерьда да үз тренировкаларын онытмый. Чөнки көрәшче һәрвакыт формада булырга тиеш.

Лагерьда мин икенче ел ял итәм инде. Биредә төрле спорт төрләре булуы бик ошый. Атарга да, кылыч белән идарә итәргә дә өйрәнәсең. Минем төп спорт төрем - катнаш көрәш. Элек армия кул сугышы белән шөгыльләндем, – дип сөйләде Әсхәт. 

Узган ел лагерьга 12 яшьтән олыраклар гына эләгә ала иде. Быел 9 яшьтән 16 яшькә кадәр балалар җыйганнар. Балалар өчен уку программасы алты төрле юнәлештән тора: кул сугышы, башлангыч хәрби медицина әзерлеге, ату буенча әзерлек, инженер әзерлеге (окоплар казу һәм башка саклау корылмалары булдыру), кылыч сугышы һәм төрле иҗади дәресләр.

Балаларны социаль челтәр аша җыйдык. Быел теләүчеләр бик күп иде. Буш урыннар 3 көн эчендә тулды, - дип билгеләп үтә оештыручы Александр Буздалов.

Палаткалы лагерьның беренче сменасы тәмамланып килә. Соңгы кичтә балаларга «Патшабикә төне» оештырылачак, анда барысы да бер атна эчендә үзләштергән күнекмәләрен күрсәтәчәк. 19-26 августта икенче смена башланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса