Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районында яшәүче "Россиянең Мактаулы доноры" исеменә ия булачак

Күптән түгел Дамир Сәфәров 40 нчы тапкыр кан биргән.

Бөтендөнья кан доноры көне һәр елны 14 июньдә үткәрелә. Аның максаты - кешеләрне куркынычсыз канга һәм аның продуктларына ихтыяҗ һәм түләүсез ирекле донорлык мөһимлеге турында мәгълүматлылык дәрәҗәсен күтәрү.

Бүген без сезгә Дамир Сәфәров турында сөйләячәкбез. Аңа 35 яшь, ул Питрәч районы Көек авылында яши. 2012 елдан кан доноры булып санала.

Ике ай саен процедурага барам. Мин беләм, бу сәламәтлек өчен файдалы. Шул рәвешле, кемнеңдер гомерен саклап калырга ярдәм итүем дә мөһим, - ди Дамир.

Күптән түгел Дамир Сәфәров 40 нчы тапкыр кан биргән. донациясе булган. Димәк, ул "Россиянең Мактаулы доноры "исеменә ия булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X