Питрәч районында яшь терлекләрне идентификациялиләр
Татарстанда эре мөгезле терлекләрне күпләп маркировкалау башланды. "АгроЛак-К" ҖЧҖдә яшь терлекләрне идентификацияләү безнең районда сынау проекты булды.
Без әлеге хуҗалыкта булдык һәм бу эшнең ничек баруын белдек.
Колай авылының терлекчелек фермасы - районның алдынгы хуҗалыкларыннан берсе. Биредә 1150 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 450 се - савым сыерлары. Узган ел һәр сыердан 7340 килограмм сөт савылган. Чагыштыру өчен, 2019 елда 6528 килограмм иде. Уртача савым 18 килограмм тәшкил итте, һәр бозау өчен көнлек артым - 908 грамм.
- Терлекләрне маркировкалау узган елның августыннан башланды. Бу вакыт эчендә 95 башка чип куйдык, - ди хуҗалыкның баш зоотехнигы Рафаил Галимов.
Яңа туган бозауларга икенче көнне үк инвентарь номеры бирәләр һәм икесенә дә электрон кодлы биркалар куялар.
Белгеч бу яңалыкның терлекчеләр өчен дә, сатып алучылар өчен дә уңайлы булуын билгеләп үтә. Телефон камерасын биркага гына китерергә кирәк, һәм хайван турында бөтен мәгълүмат – бозауның килеп чыгышы, токымы, вакцинация турында белешмәләр, анасының продуктивлыгы һәм инвентарь номеры күрсәтелә.
- Биркалар бозауның ике колагына да беркетелә, бу берсе төшеп китеп югала калса дип шулай эшләнә, - дип ачыклык кертте Рафаил Галимов.
Хуҗалыкта терлекләрне маркировкалау белән яшь терлекләр белән эшләү бригадиры Надежда Карпова шөгыльләнә.
- Миңа бу эштә бозау караучылар булыша. Берүзең генә моны үти алмыйсың – терлекләрнең башын туры тотарга кирәк. Процедурадан соң бөтен мәгълүматны журналга кертәбез, - ди ул.
Ике ел эчендә республикада барлык хуҗалыкларда да терлекләрне чиплаштырырга планлаштыралар. Әлегә маркировкалау ирекле характерда.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
2 март 2021 - 11:37Питрәч районында законсыз юл белән җир үзләштерү очраклары теркәлгән Бу хакта Татарстанда коррупциягә каршы тору эшен координацияләү буенча комиссия утырышында күрсәтелгән фильмнан билгеле булды.2900
-
2 март 2021 - 10:46Татарстанда Covid-чикләүләрен гамәлдән чыгару 8 марттан соң хәл ителәчәк Бәйрәмгә кадәр чикләүләрне бетерү эпидемия вазгыятен начарлатырга мөмкин, диләр Роспотребнадзорда.3100
-
2 март 2021 - 08:491 марттан питрәчлеләрне нинди үзгәрешләр көтә? Ай башыннан балаларны җәмәгать транспортыннан төшереп калдыру тыела, чит ил агентлары турында законны бозган өчен җинаять җәзасы кертелә, персональ мәгълүматларны яхшырак саклау турында закон һәм күп кенә башка законнар эшли башлый. Шуларның иң әһәмиятлеләренә тукталып үтәбез.4800
-
1 март 2021 - 12:11Россиядә яңа юл билгесе барлыкка килде Иске билге 1 сентябрьгә кадәр гамәлдә булачак.5700
-
1 март 2021 - 10:30Питрәчлеләр, диспансерлаштыруны үтми калмагыз Диспансерлаштыру бик күп авыруларны ачыкларга ярдәм итә.7300
-
27 февраль 2021 - 00:21Музыкаль котлаулар
-
27 февраль 2021 - 00:19Питрәч районы яңалыклары
-
2 март 2021 - 10:48Питрәч районында яшәүче 90 яшьлек юбилеен билгеләп үттеЕвдокия Архипова – Колай авылыннан.2900
-
24 апрель 2019 - 14:01"ТАТМЕДИА" АҖ кабат әбүнәчеләр өчен призлар уйнату турында игълан итә. Акциядә катнашыгыз һәм мультиварка, ит тарткыч, блендер яки юрган оту мөмкинлеге алыгыз. Төп приз – 32 дюйм диагональле телевизор.160800
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.133400
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.130700
-
28 гыйнвар 2021 - 13:42КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #8 / "Ж" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.130100
-
4 февраль 2021 - 15:48КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #9 / "Җ" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.126500
-
5 гыйнвар 2021 - 14:15Питрәчтә район башлыгыгың Раштуа чыршы бәйрәме узды Авыр тормыш хәлендә калган, күп балалы, тәрбиягә бала алган гаиләләрдәге һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар бүген район мәдәният йортына җыелды.111600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алга (Вперед)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-47629 от 7 декабря 2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Шамсутдинова Ольга Петровна
Адрес редакции: РТ, Пестречинский район, с.Пестрецы, ул.Советская, 34.
Электронная почта редакции: algared@yandex.ru
Телефон редакции: (884367) 3-00-59; 3-04-82, 8-927-443-69-25 - отдел рекламы; 3-04-86 - факс; 3-04-37 - дубляж; 3-15-64 - телевидение.
Для сообщений о фактах коррупции algared@yandex.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика