Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районында үзара салым программасы уңышлы эшләп килә

Без Татар Тау Иле авылында булдык һәм аларның акчаларын нәрсәгә тотуларын белдек.

Халык акчаларына республика ярдәме өстәлә һәм зур сумма җыела. Авылларда юллар, яктылык, су башнялары һәм башкалар барлыкка килә.

Татар Тау Иле - районның зур торак пунктларыннан берсе, аның составына шулай ук Княжа авылы да керә. Биредә  районның иң алдынгы хуҗалыгы фермасы урнашкан.

Бенең авыл халкы республика программасында бик теләп катнаша, һәрвакыт активлык күрсәтәләр. Башкарылган эшләр  күз алдында. Бу юлы Татар Тау Иле халкының 96 проценты катнашкан, ә Княжада - 100 проценты, - дип сөйләде авыл җирлеге башлыгы Динар Сабиров.

Уртак көч белән 240 мең сумнан артык акча җыелган, ә дәүләт акчалары белән 1 миллион 250 мең сумнан аз гына артык. 
Быел барлык урамнарга да юллар ремонтланды. Татар Тау Илендә Комсомольская, Чапаев, Нагорная һәм Белкино, Княжада Химиков, Зеленая һәм Малковка урамнарында. Шулай итеп, җирлекнең барлык урамнарында юллар рәтләнгән: үзәк усадьбада   - 8 урам, 9 километрдан артык озынлыкта һәм Княжада  - 3 урам, 1,1 километр.
Шулай ук быел Рус Тау Иле  зиратына – 68 метр, узган ел татар зиратына 400 метр койма ясаганнар.
Барлык урамнар да яктыртылган. Татар Тау Иле авылында  127 лампочка яна, Княжада - 30. Бу еллар эчендә 2 су башнясы ремонтланган, алар коймалап алынган һәм будкаларга капиталь ремонт ясалган.
Авылның үзәгендә Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл урнашкан, биредә капиталь ремонт ясалган һәм ул яңа төс алган. 
Алга таба планда ике торак пунктта да балалар мәйданчыклары төзү, Пионерская урамында мәктәптән алып урам башына кадәр тротуар ясау. 
Минзифа Каширова һәм Фәридә Гобәйдуллина гомер буе Татар Тау Илендә яши. Беренчесе Нагорный, икенчесе Комсомол урамында. 

Без бу республика программасында беренче көннән катнашабыз. Авылны төзекләндерү өчен күп эш башкарылуы куандыра. Безнең авыл заманча төс ала. Хәзер  караңгы урамнар буйлап пычрак  ерып эшкә барган һәм өйгә кайткан чакларны  көлеп искә алабыз, - ди алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X