Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районының 20 имам-хатыйбы Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте съездында катнаша

Бүген «Казан Экспо» күргәзмә үзәге мәйданчыгында ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең VIII съезды эшли башлады.

Съезд эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов катнаша.

Район исеменнән чарада район ашкарма комитеты җитәкчесе Альберт Хәбибуллин һәм район имам-мөхтәсибе Әббәс хәзрәт, шулай ук район мәчетләренең 20 имам-хатыйбы катнаша.

Съездның көн тәртибендә Татарстан мөфтиен һәм Татарстанның баш казыен, шулай ук ТР мөфтиенең беренче урынбасарын сайлау булды. Мөфтият эшчәнлегенең нәтиҗәләре турындагы доклад белән ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин чыгыш ясаячак.

Корылтайга дип махсус нәзарәт казанышлары күргәзмәсе әзерләнгән. Ул «Әманәт» концепциясе кысаларында төзелгән. Барлыгы алты әманәт: Әл-Коръәнне өйрәнү; Мәгариф һәм фәнне үстерү; Алтын мирасны барлау һәм өйрәнү; Нәсихәтләр бурычын үтәү; Әхлакый кыйммәтләрне ныгыту; Туган телне, татар-мөселман гореф-гадәтләрен саклау. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса