Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районының талантлы яшьләре турында сөйлибез

Бүген, 27 июньдә, Россиядә Яшьләр көне билгеләп үтелә

Айдар Маннапов беренче тапкыр сәхнәгә 6 яшендә аяк баса. 8 Мартка багышланган бәйрәмдә ул әнисе турында шигырь укый һәм бу минутларны гомеренә истә калдыра. Чөнки тамашачылар алдында чыгыш ясаудан ул үзенә яңа төрле хис һәм ләззәт ала.

Бала чагымда мин укытучы булырга хыялландым. Әмма унберенче сыйныфта миңа икътисади юнәлешле зоотехник белгечлегенә укырга тәкъдим иттеләр. Мин ризалаштым, чөнки математика һәм геометрия фәннәрен ярата идем. Бауман исемендәге Дәүләт ветеринария медицина академиясенә укырга кердем, - дип искә ала Айдар.

Диплом тузанланып ятмасын өчен, яшь белгеч, теләге зур булмаса да, һөнәре буенча Татар Казысы авылы хуҗалыгына эшкә урнаша, берникадәр вакыттан соң Ленино-Кокушкинодагы Кошчылык комплексына күчә, аннары - Чистайга. Әмма зоотехник үзендәге иҗади дәртне баса алмый. Ул төрле фестивальләргә бару, халык күңел ачуларында катнашу өчен еш кына эштән сорап китә торган була. Җибәрмәгән чаклар да булгалый. Мондый очракларда хәйлә корырга туры килә: ул больничный лист алырга омтыла, янәсе “авырый”.

Мин намус белән эшләдем, әмма бу эшнең минем өчен түгел икәнен аңладым. Хайваннар турында кайгырту ошый, әмма күбрәк кешеләр янында булырга яратам. Нәтиҗәдә, 2019 елда бу эштән киттем һәм Керәшен Сәрдәсе авыл мәдәният йортына урнаштым, - ди әңгәмәдәшем.

Мәдәният өлкәсенә үзенә юл ачу өчен ул Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенә укырга керә. Шушы көннәрдә инде кызыл диплом яклаган. Хәзерге вакытта “Чулпы” керәшен халык фольклор ансамбле хормейстры булып эшли: аларны җырларга өйрәтә, чыгыш номерларын әзерли. Шул ук вакытта “Сәяр” керәшен халык вокал яшьләр ансамблен, “Елмай” балалар коллектив-спутнигын да җитәкли. Аның эш көннәре репетицияләр, җирле бәйрәмнәрне оештыру, район һәм аннан читтә уза торган мәдәни чараларга бару белән уза. Моннан тыш, ул фольклор җыю буенча “Әбиемнең алтын сандыгы”, “Бәхет сере” гаиләләр тарихы проектларын алып бара. “Сәяр” ансамбленең төп солисткасы Маргарита Петрова белән алар “Сэярфест” дип исемләнгән уникаль фестиваль авторлары булып та саналалар.

Гомумән алганда, безнең эшчәнлек бик мөһим миссияне үтәүгә юнәлдерелгән. Ул да булса – балаларда һәм яшьләрдә керәшен халкы тормышына, аның гореф-гадәтләренә һәм мәдәниятенә кызыксыну уяту. Мин үз авылым Керәшен Сәрдәсен яратам, шуңа күрә монда яшәргә калдым да. Мине киңлек, саф һава җәлеп итә. Таныш кешеләр, авылдашлар, туганнар белән эшләргә дә җиңелрәк. Әнием һәм урсаем да ансамбль солисткалары, - дип билгеләп үтә яшь егет.

Айдар Маннаповның беренче һөнәренә кире кайтсак, шуны әйтергә кирәк, аның алган белемнәре юкка булмаган. Аларның йорт хуҗалыгында сыер бар, хәер, чын белгеч буларак ул аны башмак тана дип атый. Шулай ук чебеш чыгаралар, күптән түгел инкубаторга каз йомыркаларын урнаштырганнар.


Быел Сабантуйда “Ак барс” кошчылык комплексы хезмәткәре Ришат Закиров район башлыгы Илһам Кашапов кулыннан намуслы хезмәте өчен Рәхмәт хаты алды.

Ришат Закиров Ленино-Кокушкино авылында туып-үсә. Мәктәп елларында ук ул механика системасы өлкәсендә һөнәр алачагын белгән була. Аңа төрле җиһазларны, конструкция детальләрен өйрәнү ошаган.
Шуңа күрә 2006 елда мәктәпне тәмамлаганнан соң, егет Казан химия-технология институтына энергомашина төзелеше һәм технологик җиһазлар факультетына укырга керә. 2011 елның августында диплом яклый һәм шул ук айда “Ак барс” кошчылык комплексына эшкә урнаша. Башта төрле эшче, аннары бригадир, ә соңыннан - җиһазларны монтажлау буенча җитәкче буларак яңа корпус төзүдә катнаша. Төзелеш эшләре тәмамланганнан соң шул ук бүлектә механик булып кала. 2013 елда аны сугым цехына күчерәләр, бүгенге көнгә кадәр ул шунда эшли. Инженер-механик вазыйфаларын башкара.

Безнең төп бурыч - җитештерүнең өзлексез эшләвен тәэмин итү. Әгәр нәрсә дә булса сафтан чыкса, без аны мөмкин кадәр тизрәк җайга салырга тиеш. Көйсезлекләр тәүлекнең теләсә кайсы вакытында булырга мөмкин, шуңа күрә бездә график нормалаштырылмаган. Безне хәтта төнлә дә эшкә чакыртырга мөмкиннәр, - дип билгеләп үтә белгеч.

Инженер-механик вазыйфасын ул хезмәттәше, остазы һәм укытучысы Ринат Гыйзетдинов белән бүлешә.

Цехка килгәч, аңа башта авыррак булды. Чөнки бик күп бүлекләр һәм техника безнең җаваплылыкта: сугым, таралар цехы, котел, холодильниклар, электрокарлар һәм башкалар. Әмма ул кыенлыкларны уңышлы үтеп, зур тәҗрибә һәм белем алды. Ул инженер, механик булып туган кеше. Бу шунда ук күренә. Ул яңа мәгълүматны тиз отып ала, өйрәнүдән һәм үсеш алудан туктамый. Хәзер бездә яхшы симбиоз барлыкка килде: мин аннан, ул миннән нәрсәгә булса да өйрәнәбез. Миңа мондый белгеч белән эшләү уңайлы, - ди Ринат Гыйзетдинов хезмәттәше турында.

Алар әйтүенчә, эшчәнлекләренең уңышы - слесарьлар, электриклар, эретеп ябыштыручылардан торган команданың уртак эш нәтиҗәсе. Алар җитәкчелегендә барлыгы 20 хезмәткәр эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса