Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районының «Вперед» («Алга») газетасына 89 яшь тулды

Газетаның беренче саны 1933 елның 28 апрелендә дөнья күргән.

Бүген район газетасының туган көне. Басма үзенең 88 еллыгын билгеләп үтә. Шушы еллар эчендә «Вперед» газетасы битләрендә күпме сүз, күпме тәкъдим һәм күпме мәкаләләр басылып чыккан? Аларны санап кына бетерерлек түгел. Аларда Питрәч районының бөтен тормышы һәм язмышы... Газета чыга башлаганнан бирле озак еллар бердәнбер мәгълүмат чыганагы булып торды. хәзерге интернет һәм телевидение чорында да җирле басма яшәвен һәм үсешен дәвам итә. Без, редакция коллективы, аны заманчарак, уку өчен кызыклырак, уңайлырак итәргә тырышабыз. Газетаны чыгару өстендә 10нан артык кеше хезмәт куя: корреспондентлар, корректор, тәрҗемәчеләр, верстальщик, редакторлар. Баш бухгалтер, реклама менеджеры, машина йөртүче хезмәте дә бик мөһим.
Хәзер газетабызның тиражы 2000 данәгә якын.

Без һәр укучыбызны ихтирам итәбез һәм безгә тугры булулары рәхмәт белдерәбез!
Безнең белән калуыгыз өчен рәхмәт!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса