Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч «Шатлык» приюты хезмәткәрләре турында сөйлибез

Ике атна – тәүлек буе эштә, ике атна – өйдә... Үзизоляция вакытында приют коллективының кизү тору сменасы әнә шулай төзелгән була.

Кизү тору вакытында туганнары белән барлык элемтәләр тыелды. Беренче сменаны 11 кеше алып барды, икенчесен – 10 кеше. Алар карамагында 22 бала иде. Эш гадәти тәртип буенча алып барылды, көн азагында гына беркем дә өенә кайтып китмәде.

«Шатлык» приюты хезмәткәрләре көн саен комплекслы ярдәм күрсәтәләр һәм авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм итәләр. Эш хакына аларга гадәти тормышларыннан һәм гаиләләре белән аралашудан мәхрүм булырга туры килде. Яңа коронавирус инфекциясе шартларында аларның героик хезмәтен һәм зур эш башкарырга туры килүен билгеләп үтмичә булмый.

- Безнең барыбыз өчен дә бу көтелмәгән хәл булды. Беренче көннәр иң авыры иде, әмма без җайлаша алдык. Ул чакта яз уртасы, бакчада тырышып эшләр чак иде. Әмма аннан баш тартырга туры килде, - дип уртаклашты приют директоры Резеда Хәлилова.

Үзизоляциянең тискәре яклары күп иде,  әмма  туганнар, якыннар, дуслар белән аралашмауга ияләнү иң авыры булды.

- Үзизоляциянең барлык кыенлыкларын да хәл итә алуыбызны күз алдына китерү дә кыен. Беренче вакытта «Нигә без өйгә кайтмыйбыз?», «Мин гаиләм белән кайчан күрешәм инде?» дигән чакларны хәтерлим. Әмма акрынлап күнектем, приюттагы балалар һәм хезмәттәшләрем хакына үземне кулга алырга туры килде. Без уртак тырышлык һәм ярдәм белән генә  барысын да башкарып чыктык. Безнең психолог консультацияләр һәм әңгәмәләр үткәрде. Хәтта үземнең 45 яшьлек юбилеемны да эштә үткәрдем. Чаралар үткәрүне тыйдылар, шуңа күрә мине тантаналы рәвештә котладылар. Әмма минем өчен иң мөһиме – телефон аша булса да, туганнарым белән аралашу мөмкинлеге булу иде, - дип сөйләде тәрбияче Ольга Федорова.

Ул 4 смена эшләде - үзизоляция чорында иң күп смена.

Язын персоналга эш күп булды. Барлык хезмәткәрләр физик һәм эмоциональ яктан сынау үтте. Пандемия  нинди һөнәр ияләренә  тыныч кына читтән торып эшләргә мөмкин булуын, ә кемнәргә  эш урыннарыннан беркая да китеп булмавын күрсәтте.Тәрбиячеләр  һәрвакыт балалар янында булды. Чөнки роботлар да, компьютерлар да аларны карауны, тәрбияләүне һәм яратуны алыштыра алмый...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса