Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч "Скорлупино" фестиваленең хедлайнерлары кем булачак?

Бөтенроссия "Скорлупино» фестивале кысаларында Бөтендөнья йомырка көнен 2 октябрьдә Питрәч авылында билгеләп үтәчәкләр.

Быел фестивальнең хедлайнерлары:

  • Илнат Фәрхуллин - Россия һәм татар эстрадасының иң якты, позитив, харизматик артисты;
  • Аннет Сай - Black Star музыкаль лейбл артисты, җырчы, җырлар авторы;
  • Зәйнетдин - Башкортстан Республикасының атказанган артисты, музыкант-мультиинструменталист, биюче, шоумен.

Бу көнне питрәчлеләр гаять зур торт пешерергә ниятли. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, ул Марий Элда әзерләнгән һәм узган елның октябрендә Гиннесның рекордлар китабына кергән  торттан  зуррак  булачак. Бу -  200 килограммнан артык тәмле десерт. Ә безнең кулинария шедеврын фестивальдә катнашучылар һәм килүчеләр дә авыз итеп карый алачак.
Фестивальдә яшьләр командалары арасында ярышлар узачак. Алар быел 20 булыр дип көтелә. Йомырка ыргыту буенча чемпионат, таба белән йөгерүләр, йомыркалы узышлар, шулай ук махсус конкурслар һәм аттракционнар булачак.
Мастер-класслар, йомырка белән халык уеннары әзерләнә, балалар зонасында аниматорлар һәм аттракционнар эшләячәк. Моннан тыш, фестивальдә төрле токымдагы кош-кортлар күргәзмәсе белән танышырга мөмкин булачак.
12+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса