Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч туган якны өйрәнү музеенда сакланучы хатларның төп нөсхәләреннән өзекләр тәкъдим итәбез

Кулъязмаларда аяусыз сугыш сулышы, окопларда азап чигүләр, солдатларның Җиңүгә ышаныч-өметләре чагылган.

Өчпочмаклы солдат хатлары – бу  сугыш истәлекләре,  яу кырларыннан  туганнары һәм якыннарыннан зарыгып көтеп алынган хәбәрләр. Зур кыйммәткә ия булган әлеге хатлар  тартмаларда, төенчекләрдә, папкаларда саклана. Еллар узу белән алар саргаеп,  бөгәрләнеп беткән,  карандаш белән язылган, аларга кыр почтасы штампы куелган, хәрби цензура тамгалары ясалган...
Бөек Ватан сугышы фронтларыннан хатларны зарыгып көтеп алганнар.


Кадерле тормыш иптәшем Варвара һәм  кечкенә кызларым Поля, Нюра, Шура, Маруся һәм улым Пашага фронттан сәламнәремне җиткерәм. 
Без хәзерге вакытта Смоленск өлкәсендә Демьянск шәһәрендә. Инде өченче көн урманда, ипи генә  ашап торабыз, кайчакта консерва да була. Фронтка бары тик төннәрен генә барабыз. 
Варя, әгәр синең акчаң җитмәсә, минем өс киемнәремне һәм аяк киемнәремне сат, балаларга ачлыктан тилмерергә ирек бирмә. Әгәр дә исән калсам, без бергә булырбыз.
Барлык туганнарга  һәм танышларга кайнар сәламнәремне  җиткер. Тормыш иптәшең П.Н.Куделькин. 1941 ел 2 сентябрь. 
Хат астына “1944 елда һәлак булган” дигән сүзләр язылган.


Тормыш иптәшем П.Ивановнага сәлам.
Беренчедән, мин бүгенге көндә исән-сау, дип хәбәр итәм. Сезнең дә сәламәт булуыгызны телим. Мин сездән хатлар күп алдым, әмма үзем сезгә язмадым, чөнки хатлар язарга вакыт та, җай да булмады. Минем бердәнбер бурычым – дошманны тар-мар итү, аны Дон буендагы чәчәкләребезне таптамасын өчен туган җиребездән куып чыгару. Алар  60 ай эчендә  барысы да корып беткән, тамырлары гына калган. Язлар җитү белән чәчәкләребез чәчәк атачак, аларны башка беркем дә таптамаячак. Без Доннан 150 километрга күчтек.
Бәлки, туган илебезгә  дә әйләнеп кайтырбыз, озак  яшәрбез дә.
Мине сагынып, күңелсезләнеп утырмагыз, моннан барыбер файда юк. Балаларым тизрәк үсегез.
Сезнең әтиегез.
1943 ел, 4 гыйнвар.


Сәлам, Михаил Т.
...Син дуңгызны ашадык дип язгансың, барлык дуңгыз һәм казларны ашагыз, 1 килограммын да сатмагыз. Минем турында  борчылмагыз. Мин әлегә исән-сау. Җылыда эшлибез.
Барлык туганнарга һәм танышларга сәламемне җиткер. Хатлар языгыз, миңа үпкәләмәгез. Минем хат язарга вакытым  да булмый кайчакта,  тәүлегенә 2 яки 3 сәгать кенә йоклыйбыз. Без көн-төн эштә.
Әтиең Т.А.Румянцев.


Кадерлеләрем, сезгә Бөек Ватан сугышы фронтыннан сугышчан сәламемне җиткерәм. Мин үземне яхшы хис итәм, авырмыйм. Фронт тормышына көннән-көн ныграк ияләшә барам.
Кадерле Ксения, синең хатыңны мин алдым һәм бик шатландым. Синең хатыңны кат-кат укыдым, сезнең тыныч яшәвегезгә бик шатмын. Көчегездән килгәнчә колхозда, җитештерүдә ярдәм итәсез, үз хезмәтегез белән Кызыл Армия фронтына булышасыз.
1942 ел, 21 июль.


Исәнмесез, кадерле әти-әнием.  Сезнең сәламәтлегегез өчен бик нык борчылам, яз  җитеп килә бит. Сез дә минем өчен борчыласыздыр. Элеккечә яшим,  кәефем әйбәт, минем белән бар да яхшы. Без тыныч, яшерен урында.  Бу   ерак авиация һәм без  алдынгы сафтан һәрвакыт ерак торабыз. Ерак тылдан  дошманга бомба яудырабыз. Минем көннәрем менә шулай үтә. Сезне, өйдәгеләрне, үткәннәрне сагынам. 


Сезне сагынудан  хат язарга булдым. Исәнмесез, хөрмәтле әти-әнием, яраткан сеңелләрем Валя, Дуся, Поля, Маня һәм энем Саня.
Сезгә шуны хәбәр итәм бүгенге көнгә кадәр без Эстония территориясендә. Һөҗүмнең беренче көненнән үк без аның территориясе буйлап көнбатышка диңгезгә таба хәрәкәт иттек. Монда без барысына да өлгердек. Безгә тынычлык бирмәделәр. Төрле яктан һөҗүм итәләр. Зыян юк, тиздән барысы да үзгәрер, тәмамланыр...
...Димәк, Поля, мәктәпкә йөри башлады? Поля тырышып  укы, иренмә.
Мине оныткан дип уйламагыз. Сирәк язам, чөнки вакыт юк.


Фронтовикка әти-әнисеннән җавап хаты

Кадерле улыбыз Илюшага хат.
Без сиңа 50 сум акча җибәрдек. Син әле тагын җылы жилет сораган идең. Аның сиңа кирәге чыгармы, юкмы? Илюша, оялып, кыенсынып торма, нәрсә кирәк, шуны сора.
Әниең белән миңа  укуларың ничек баруы турында яз. Без әлегә искечә яшибез. Тик мин үзем бераз  бирешә башладым, начар һава торышынадыр, күрәсең. Бераз кыенрак туры килә. Мөмкинлек булса, үз частеңнән пособие турында белешмә җибәр.
Җавап яз. Әтиең, әниең.
1941 ел,  10 ноябрь.


Мондый хәбәрләр дә аз булмаган

Сездән кире почта аша хәрби комиссариатка Питрәч районының Новоселок авылында яшәүче фронтовик Кызыл армияче Серебряков Архипның үлеме турында извещение алуыгыз  хыкында хәбәр бирегез. Кичекмәстән, аның вафатыннан соң калган балаларга, пособие бирү өчен   үтенеч җибәрүегезне сорыйм.
1943 ел, 29 октябрь.


Сәлам фронттан. Хәерле көн, бәлки хәерле кичтер, кадерле дустым Павлуша. Мин сиңа исән-сау булуымны хәбәр итәм, әмма алга таба нәрсә булачагын әйтүе кыен…
1943 ел, 27 февраль.


Исәнмесез, кадерле әти-әнием, абыем Миша.
...Сезгә үзем турында хәбәр итәргә булдым. Минем барысы да элеккечә. Яраланган идем. Хәзер кабат кулга корал алдым,  явыз дошманга каршы  көрәшәбез. Ахырга кадәр көрәшәчәкбез.
1943 ел, 13 июль.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса