Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Питрәч-ТВ” аудиториясен киңәйтә

Питрәч телевидениесе сезнең белән инде 12 ел! Без атна яңалыклары белән эфирга чыгабыз. Сезгә социаль объектлар төзелеше һәм аларны ачу, кыр һәм ферма хезмәтчәннәре эше, авыллар тормышы, мәгариф, мәдәният һәм спорт өлкәсендәге вакыйгалар турында сөйлибез.

Безнең телевидение Татарстан 24 телеканалының челтәр партнеры булып тора. Эфирга без атнага ике тапкыр чыгабыз: кич белән 19.00дә - җомга көнне. Иртәнге сәгать 7дә - шимбә көнне. 
Бүген безнең районда барган вакыйгалар турында бөтен республика хәбәрдар! Безнең сюжетлар шулай ук көн саен Татарстан яңалыклары программасында да  эфирга чыга. 
Тагын бер яхшы яңалыгыбыз бар - безнең район яңалыкларын хәзер КГС кабельле телевидениесеннән файдаланучылар да карый ала – UTV каналы буенча - дүшәмбе көнне, 19.00 сәгатьтә.
Реклама 6+
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Питрәч телевидениесе