Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч умартачылары аграрийлардан кырларны химик эшкәртү турында кисәтүләрен сорый

Югыйсә, умарта кортлары үләргә мөмкин.

Кырларны эшкәрткәндә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре химик матдәләр кулланалар. Безнең районда умартачылык буенча дәүләт инспекторы Павел Егоров аграрийлардан алда торган эшләре турында кисәтүләрен сорый. Элемтә өчен телефон: 3-06-65. Ул, үз чиратында, мәгълүматны умартачыларга җиткерәчәк.

Пестицидлар һәм агрохимикатлар белән эш итү кагыйдәләрен бозган өчен штраф яки эшчәнлекне туктатып тору рәвешендә административ җаваплылык каралган. Кеше сәламәтлегенә һәм әйләнә-тирә мохиткә зыян салганда җинаять җаваплылыгы чаралары кулланылырга мөмкин, - дип искә төшерә Павел Иванович.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса