Питрәч яшьләр үзәге Татарстан Экология министрлыгы тарафыннан бүләкләнде
Яшьләр үзәге коллективы «Эко-яз 2018» республика конкурсы нәтиҗәләре буенча "Иң яхшы предприятие" номинациясендә диплом белән бүләкләнде.
Бу акция кысаларында, алар территорияләрне төзекләндерү һәм санитар чистартуда, агачлар утыртуда, шулай ук экология дәресләрендә актив катнаштылар. Башкарылган эшләре өчен алар Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан югары бәя алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа